Кукмаралылар «Сәламәт актив шимбә» проектына кушылды
Яшьләр дә, өлкәннәр дә ял итте, физик күнегүләр ясады.
Район башлыгы Сергей Димитриевның инициативасы белән бүген Кукмарада "Сәламәт актив шимбә" проектына старт бирелде. Чара шәһәрнең Гафиятуллин урамындагы 6, 8, 10нчы күпкатлы йортларның ишегалдында узды. "Нур Баян" иҗтимагый үзидарәсе җитәкчесе Раулә Сәмерханова әйтүенчә, проект өлкәннәрне, яшьләрне берләштерде һәм сәламәт яшәү рәвеше алып баруның мөһимлегенә басым ясады.

Проектта катнашучыларны район башлыгы урынбасары Резеда Гаянова сәламләде.
- "Сәламәт актив шимбә" проекты үз сәламәтлегеңә игътибарлы булырга, актив тормыш рәвеше алып барырга өнди. Бу проект дәвамлы булыр, дип ышанам. Без аны шәһәрдәге башка йортларның ишегалларында да оештырырга планлаштырабыз. Барыгызга да сәламәтлек, күңел көрлеге телим, - диде Резеда Гаянова.

Районыбызның "Сәламатлек төркеме"нә йөрүчеләр, "көмеш яшь" волонтёрлары, "Беренчеләр хәрәкате" район булекчәсе яшьләре, иҗтимагый үзидарә рәисләре аеруча активлык күрсәтте. Һәркем спорт инструкторы Наилә Вагыйзь кызы белән берлектә физик күнегүләр ясады, ял итте. "Беренчеләр хәрәкәте" яшьләре флеш-моб оештырды.

Проект катнашучыларга бер яктан күңелле ял мөмкинлеге, икенче яктан сәламәтлекне ныгыту чарасы булды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев