Рейд барышында юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуның барлыгы 14 очрагы теркәлде.
15 май көнне 08.00 сәгатьтән 10.00 сәгатькә кадәр «Кукмара-Шәмәрдән» автомобиль юлының 1нче чакрымында Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре участок уполномоченныйлары белән берлектә «Тоннель» операциясе үткәрделәр. Бу хакта районның Дәүләт автоинспекциясендә хәбәр иттеләр.
Рейд барышында юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуның барлыгы 14 очрагы теркәлде. Алар арасында: 8е — куркынычсызлык каешын куллану кагыйдәләрен бозу, 2се — ОСАГО иминият полисы булмаган килеш транспорт йөртү, 1се — дәүләт номерлары укылмый торган, 1се — тәрәзәләре караңгылатылган транспорт чарасы белән идарә итү, 1се — җәяүле тарафыннан юл йөрү кагыйдәләрен үтәмәү.
Моннан тыш, исереклек билгеләре булган машина йөртүче дә ачыкланды. Аның транспорт чарасы махсус тукталышка урнаштырылды.
Район Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре машина йөртүчеләрне массакүләм тикшерү эше даими рәвештә алып барылачагы турында искәртә.
Фото: Эльвира Иванова/ «Кукмор-информ»
«Кукмор Татарстан» МАКС каналына язылыгыз
Нет комментариев