Кукмарадан Лилия Евдокимова: Сагынабыз сине, әти!
Соңгы яңалыклар

Кукмарадан Лилия Евдокимова: Сагынабыз сине, әти!

Ваккас Хамидуллин 2025 елның 12 апрелендә бакыйлыкка күчә.

Минем әтием Ваккас Хамидуллин Күкшел авылында туып-үсә. Әнисе Фәсехатбану — авылда бригадир, ә сугыш юлларын узып, туган ягына җиңү яулап кайткан әтиләре Гафият авылдагы янгын сүндерү отряды начальнигы булып эшли. Гаилә ишле: 5 малай, 2 кыз. Әтиебез, минем хәтеремдә калганча, әбинең иң яраткан улы, аның иң зур булышчысы иде. 

Шук, авылны «дер» селкетеп торган, шул ук вакытта кече күңелле, ихлас, бик тә туганчыл, һәркемгә ярдәмчел әтием, армия хезмәтен үтәп кайтканнан соң, Кукмарадагы ветеринария даруханәсенә шофер булып урнаша, соңрак коммуналь хуҗалыкка оператор булып күчә. Ә Биектауда эретеп-ябыштыру һөнәре буенча алган белеме аңа гомере буе тормыш алып барырга ярдәм итте. Моңа өстәп, түбә ябу буенча тирә-юньдә данлыклы оста булуы да гаиләбезне муллыкта яшәтте. Аңа алдан ук бу эш буенча чиратка язылып куялар иде. Әтиебезне белмәгән кеше юк иде, хөрмәтле булды.

Күкшелгә иптәш кызларына кунакка кайткан Югары Арбаш авылы кызы, кара күзле, кара чәчле, кечкенә генә буйлы, чандыр гәүдәле әниебез Миннебикәне ул кичке уен вакытында күреп ала һәм озатып кайта. Тыныч, сабыр холыклы әниебез, үзе әйтмешли, «шап итеп» тора торган, гаярь Ваккастан бераз шүрли дә әле. 

«Бер сөйләштек тә, качтым, икенче көнне авылдан китеп үк бардым», — дип искә ала иде танышу вакытларын әни. Ул чакта аның Кукмараның сөт-май комбинатында эшләгән чагы. 1 Май бәйрәме тирәләрендә әни авылга бер айлык ялга кайтып китә. Ә әти аны эшенә килеп, гел белешкәләп тора. Ике ай очрашып йөргәннән соң, алар өйләнешәләр. Тормыш корып җибәргән яшь гаилә бик матур яшәп китә, безне, ике кызларын: Зөһрә белән Лилияне алып кайта алар. 

Әти бик тормыш җанлы кеше булды. Үзем югары белем алмадым, кызлар укысын, дип тырышты ул. Әмма башы бик эшли иде, оста куллы, техниканы яхшы белде. Өй, каралты-кураны үзе төзеде. Бер минут та тик торуны белмәде. Безнең әти кебекләр сирәк ул. Ул әни һәм без, кызлары, оныклары өчен ныклы терәк булды. Без гел аның җылы канаты астында, аның ышыгында яшәдек, ул һәрвакыт яклады, саклады, яратты. Кирәк чакта мактады, тиешле вакытта ачулана да белде. Кычкырмады, бары тик бер күз карашыннан гына да нәрсәне дә булса дөрес эшләмәгәнебезне аңлый идек.

Әти бик юмарт булды. Безне гел матур итеп киендерергә тырышты. Бер генә мисал: Күкшелдә үтә торган «Сөрән» салу бәйрәменә бер күлмәк алсалар, икенче көнне үтәчәк Сабантуйга без инде икенче яңа «модный» күлмәк киеп чыга идек. Апам Зөһрә белән икебез дә икешәр югары белем алдык, моның белән әти бик горурланды. Улларыбыз оста шахматчылар, район, республика чемпионнары, шуңа да бик сөенде. Без бервакытта да мохтаҗлыкта яшәмәдек. Әти каникул вакытында безне гел кая да булса алып бара иде. Командировкалардан да буш кул белән кайтканын хәтерләмим. 

Ул әнине бик яратты, хөрмәт итте. Әни сөт-май заводында 25 ел эшләгәч, 1996 елда, 42 яшьлек чагында аның йөрәгенә операция ясадылар. Әти әнигә булган операцияне бик авыр кичерде. Китеп барсаң, синнән башка ничек яшәрмен дип, бик кайгырды. Аны бик саклады. Әни дәваханәдән кайткач, хатын-кыз эше димәде, идәнен-керен дә юды, ашарга да пешерде. Пәлтә-курткасына кадәр тотып киертә иде.

Берсендә карыйм, әти тегү фабрикасы янында йөри. Ә әни шундагы кафеда «Наз» үзәгендәге дәвалану төркеменә йөрүчеләр белән булган бәйрәмдә икән. Әйдә, безгә булса да кайтып ял итеп тор дисәм дә, әти барыбер шул тирәдә әнине көтеп калды. Әнинең үзе генә кибеткә йөргәнен дә хәтерләмим, барысын да әти алып кайтты. Әти гел әни янында булды. Хәтерлим, Кукмарадагы дәваханәнең көндезге бүлегенә дәвалануга йөргәндә дә әти әнинең система алганын карап тора да, андый-мондый булса, шунда ук коридордан йөгереп кереп җитә торган иде. Әни каршы килсә дә китмәде, шәфкать туташлары да моңа ияләнделәр.

Әти ике инсульт кичерде, йөрәгенә стенд та куйдылар. Инсульттан соң, көч алып, яңадан кашык тотарга, йөрергә, машина йөртергә өйрәнде. Ул эшсез тора торган кеше түгел иде, туктатсагыз — «үләм», диде. 

Матур итеп, гөрләшеп яшәп ятканда, бик кызганыч, әтиебез Ваккас Хамидуллин 2025 елның 12 апрелендә безне калдырып, мәңгелеккә китеп барды. 71 яшендә инфаркттан вафат булды ул. Гел башын тотты, безгә авырлык китерәсе килмәгәндер, минем барысы да әйбәт, дия иде. Бу тормышта ул бик күп туганнарын, дусларын югалтты, күп хәсрәтләр кичерде. Шуңа да аның йөрәге таушалган булгандыр. Аллаһы Тәгалә бу көнне төрлебезне төрле якка тараткан дибез, җитмәвенә, кәрәзле телефоны да төшеп калган. Зөһрә Кукмарага кайтырга гына чыккан иде, әни — танышларында ашта, ә мин команда белән Актанышка шахмат турнирына киттем. Иртәнге сәгать 7дә бер шалтыраттым, килеп җиткәнемне әйтеп, икенчесен сәгать 12дә сөйләштем. Бер сәгать узуга, әтиең үлде дип хәбәр иттеләр…

Ул үлгәч, әнигә икеләтә авыр булды, тамагыннан аш үтмәде, ябыкты, үзен кая куярга белмәде. Чөнки әти аның дусты да, тормыш иптәше дә, саклаучысы да иде. Әти китеп баргач, яз көне бакчага җир казырга чыктык. Ул беркайчан да безгә авыр эш эшләтмәгәч, эшне нидән башларга да белмәдек.

Әти, мине кочакламыйча да китеп бардың бит дип, гел еладым. 40ы буласы төнне төшемдә яныма килеп кочаклады, аның ике кулының да җылысын һәр күзәнәгем белән тойдым. Бу хис-тойгы әле хәзер дә хәтеремдә саклана. 

Әтиебезне сагынабыз, юксынабыз, аны искә алмаган бер генә көнебез дә юк безнең. Әтиебез белән бергә уздырылган һәр мизгел безнең өчен кадерле һәм аның урыны һәрвакыт күңелебез түрендә сакланачак.

Лилия Евдокимова, Кукмара


Зөһрә Бәдретдинова, Казан: 

— Әтиемне бик сагынам, аның белән без гел бергә идек. Нинди генә авыр мәсьәләләр килеп чыкса да, булышты, аңлады, киңәшен бирде, ышанды. Туганнарын югалтты, аларның ятим калган улын үзенеке шикелле якын күрде, гел ярдәм итте. Без кимсенеп үсмәдек, чөнки яклаучыбыз, матур киемнәр алып бирүче әтиебез бар иде. Әни дәваханәдә булганда тузгыган баш белән йөртмәде, чәчләребезне матур итеп үреп, бантик тагып куяр иде. Мине машина йөртергә дә әти өйрәтте. Олы кызым тугач, бабай булганын белгәч, шуның кадәр сөенде, иртүк Казанга килеп җиткән иде. Ул аны кулыннан да төшермәде. Һәрвакыт булышырга гына торды, Казанда гаиләбез белән дача төзегәндә, авырса да, киңәшем белән ярдәм итәм дип килеп җитә иде. Әтием кыздырган бәрәңге белән кәтлитләрне беркайчан да онытып булмаячак, ул икенче төрле булып чыга иде, тәмнәре һаман да саклана. Аның юклыгының авырлыгы һәр көнне сизелә, аның җылы сүзләре, киңәшләре җитми. Әти белән булган хатирәләр миңа алга таба яшәргә көч бирә.

Фото: гаилә архивыннан

«Кукмор Татарстан» МАКС каналына язылыгыз


Нет комментариев