«Урал» манежында батыр якташлар истәлегенә футбол турниры үткәрелде
Спорт

«Урал» манежында батыр якташлар истәлегенә футбол турниры үткәрелде

Барлык җиңүче командаларга кубок, медальләр һәм диплом тапшырылды.

Зур Кукмарадагы “УРАЛ” футбол манежында махсус хәрби операция барышында вафат булган райондашларыбыз истәлегенә, Туеш мәчете бүләкләренә 2016-2017 елларда туган балалар арасында мини-футбол буенча ярыш үткәрелде. Анда 7 команда катнашты.

Көн дәвамында барган киеренке уеннардан соң җиңүчеләр билгеләнде. Беренче урынны Мамадыштан килгән уенчыларыбыз алды. Туеш мәчете командасы – икенче. Өченче һәм дүртенче урыннарга Интер-1 һәм Интер-2 командалары лаек булды. Барлык җиңүче командаларга кубок, медальләр һәм диплом тапшырылды. Шулай ук номинацияләрдә дә иң яхшы уенчылар билгеләнде. Аларга истәлек бүләкләре тапшырылды.

Ярыш ачылышында нәсыйхәт сүзләре белән район Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Айгөл Багаманова, район яшьләр эшләре һәм спорт идарәсе җитәкчесе Илсур Кәшәпов, Туеш мәчете имам-хатыйбы Айрат хәзрәт Шәфигуллин чыгышлары булды, махсус операция барышында вафат булганнарга догалар кылынды.
 

«Кукмор Татарстан» МАКС каналына язылыгыз


Нет комментариев