Бергәләп ярдәм итик: Кукмара районында янгын кешеләрне йортсыз һәм мал-мөлкәтсез калдырды
Гади, эчкерсез, хәләл көчләре белән көн күргән райондашларыбыз Аллаһы Тәгаләнең һәм изге күңелле кешеләрнең ярдәменә өметләнеп, яңабаштан яшәргә өйрәнә.
Карактан – кала, уттан – юк, ди халык. Әлеге сүзләрнең дөреслегенә тагын бер кат инандырып, барыбызны да тетрәндергән зур каза килде авылыбызга.
Кичә генә тормыш гөрләп торган төзек, матур йортлар, каралты-кура мизгел эчендә кара күмергә әйләнде. Югары Арбаш авылында күрше хакын хаклап, гомергә дус-тату яшәгән Тазмиевлар һәм Ярмөхәммәтовлар йорт-җирсез калып, бүген ярдәмгә мохтаҗ.

Мең төрле күңелле мәшәкатьләр белән туган кояшлы 8 май иртәсе гадәти көн була, кем – эштә, кем бакча-каралты тирәсендә вак-төяк эш белән мәшгуль, авыл үз тормышы белән яши кебек. Ә менә төштән соң шомлы хәбәр тарала: авылда – янгын!
Ут Гөлфинур һәм Фәнил Тазмиевларның абзарыннан күтәрелә. Гаилә башлыгы бу вакытта эштә, хуҗабикә исә юл аркылы гына урнашкан мәктәптәге эшен тәмамлап, өйгә кайткан була. Гаиләне сыйлы итеп торган сыерларын әле арканга чыгармаганнар – сөтлебикә дә, сугымга дигән бозау да, итлеккә дип алган, инде җитлеккән бройлерлар – барысы да ут эчендә кала. Өстендәге киемнәре белән торып кала йорт хуҗалары, документларын да алып чыгарга өлгермиләр. Көннең җилле булуы хәлне катлауландыра – ялкын телләре, хуҗалыктагы корылмаларны юк итеп, күршеләре – Ярмөхәммәтовлар хуҗалыгына “сикерә”. Баздан мунчага күчә, аннары бер-бер артлы абзар, сарай, йорт, гараж яна – бик җитез була шул “кызыл әтәч” дигәннәре.

Ләлә апа документларны гына алып чыгарга өлгерә. Фәрхәт абый, һичьюгы үгезләрне чыгарып булмасмы, дип сарайга керә, ләкин төтенгә буылып, кире чыгып китәргә мәҗбүр була – кышкылыкка дигән үгезләр, тавыклар, бройлер чебиләре тереләй яна. Ике йөк машинасы, ике җиңел автомобильләре дә көлгә әйләнә. Гараж һәм тырышып-тырмашып шушы ук хуҗалыкта торгызылып килгән тагын бер йорт урынында да бүген хәрабәләр генә.
“Үзебез торган йортның бүлмәләрендә ремонт ясап, матурлап, яңа җиһазлар алган идек кенә”, – дип өзгәләнә Ләлә апа. “Такыр басуда 4 казыктан башлап салган бу йортыбызга 2000 елда күченгән идек”, – ди гаилә башлыгы.
Икесе дә инде лаеклы ялда, шулай да иш янына куш булыр дип, Фәрхәт абыйның юл һәлакәтеннән соң тернәкләнеп, шәхси фермер хуҗалыгында эшләп йөргән чагы.
Гөлфинур апа белән Фәнил абыйның уллары Айнурның үз гаиләсе, кызлары Гүзәл – Арча педагогика көллияте студенты, Ләлә апа белән Фәрхәт абый 5 бала тәрбияләп үстерделәр, ике гаиләдә дә оныклар сөяләр. Азга да канәгать булып, булганына шөкер итеп яшәгәндә генә менә шундый сынау килде үзләренә. Ялкын телләре алдында көчсез булуыңны аңлап, гомер буе җыйган мал-мөлкәтнең күз алдыңда янып юкка чыгуын җан әрнүе белән күзәткән хуҗаларга никадәр сабырлык кирәк
“Ярый әле, үзебез исән”, – дип юата алар үзләрен. Чарасызлыктан эчендә “ут янган” якташларының хәлен белергә, матди яктан аз булса да ярдәм итәргә теләп килүчеләр шактый. “Җылы сүзгә дә күңел була торган чагыбыз, авыл халкының шулкадәр ярдәмчел булуына шаккаттык”, – ди авылдашларыбыз.
Гади, эчкерсез, хәләл көчләре белән көн күргән, җирлектә һәркем белән яхшы мөгамәләдә булган, ярдәмчел авылдашларыбыз Аллаһы Тәгаләнең һәм изге күңелле кешеләрнең ярдәменә өметләнеп, яңабаштан яшәргә өйрәнә.
Фото: 117 нче янгын-сүндерү коткару часте
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев