Хезмәт даны

Кукмара районы

16+
Рус Тат
Соңгы яңалыклар

Мәктәп олимпиадаларында җиңүчеләр саны буенча Татарстан лидерлар исемлегендә

Елдан-ел Бөтенроссия укучылар олимпиадасы географиясе киңәя һәм Россия төбәкләрен колачлый бара.

Татарстан 2025-2026 уку елында Бөтенроссия укучылар олимпиадасы финалында җиңүчеләр һәм призерлар саны буенча лидер төбәкләр рәтенә керде. Бу хакта Россия мәгариф министры Сергей Кравцов хәбәр итте «РИА Новости»га биргән интервьюсында. Бу хакта «Татар-информ» МА яза.

Татарстан 269 җиңүче һәм призер белән илдә дүртенче урынны алган.

«Олимпиада финалында җиңүчеләр һәм призерлар саны буенча лидер төбәкләр исемлеген Мәскәү җитәкләде (1 972 кеше). Икенче урында — Мәскәү өлкәсе (578 кеше), өченчедә — Санкт-Петербург (344 кеше). Шулай ук бу күрсәткеч буенча лидер төбәкләр исәбенә Татарстан Республикасы да керде (269 кеше)», — диде Сергей Кравцов.

Елдан-ел Бөтенроссия укучылар олимпиадасы географиясе киңәя һәм Россия төбәкләрен колачлый бара.

Фото: Салават Камалетдинов/ «Татар-информ»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев