Хезмәт даны

Кукмара районы

16+
Рус Тат
Соңгы яңалыклар

Кукмара районы башлыгы Матбугат хезмәткәрләре көне белән котлый

«Алга таба да иҗади уңышлар, яңадан-яңа кызыклы проектлар, үткен каләм һәм илһам юлдаш булсын!» — диелә котлауда.

Хөрмәтле район редакциясе хезмәткәрләре, ветеран журналистлар! 

Сезне чын күңелдән Матбугат хезмәткәрләре көне белән тәбрик итәм! 

Районыбыз тормышын киң яктыртып, халыкка дөрес һәм оператив мәгълүмат җиткерүдә сезнең хезмәт бәяләп бетергесез. Һәр язмагызда, һәр хәбәрегездә — зур җаваплылык, һөнәри осталык һәм туган якка мәхәббәт чагыла. Сез районның иҗтимагый тормышын яктыртып кына калмыйча, кешеләрне берләштерүче, аларда рухи кыйммәтләр тәрбияләүче көч тә булып торасыз. Күпьеллык нәтиҗәле хезмәтегез, һөнәрегезгә тугрылыгыгыз өчен ихлас рәхмәт белдерәм. 

Алга таба да иҗади уңышлар, яңадан-яңа кызыклы проектлар, үткен каләм һәм илһам юлдаш булсын! Сезгә нык сәламәтлек, бәхет, гаилә иминлеге, тынычлык һәм хезмәтегездә зур уңышлар телим!

Сергей Димитриев, район башлыгы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев