Район башлыгы Сергей Димитриев Кукмара 3нче мәктәбендә үткәрелгән экология дәресендә катнашты (фото)
Татарстанда экология һәм иҗтимагый киңлекләр елы уңаеннан Кукмара 3нче урта мәктәбенең 11 сыйныфында экология дәресе үткәрелде. География һәм биология фәннәре укытучысы Муравьева Наталья Владимировна үткәргән бу дәрес түгәрәк өстәл артында үтте. Дәрескә район башлыгы Сергей Димитриев, мәгариф идарәсе җитәкчесе Роберт Мансуров, әлеге идарәнең әйдәп баручы белгече Таһир Нәбиев, мәктәп директоры...
Татарстанда экология һәм иҗтимагый киңлекләр елы уңаеннан Кукмара 3нче урта мәктәбенең 11 сыйныфында экология дәресе үткәрелде. География һәм биология фәннәре укытучысы Муравьева Наталья Владимировна үткәргән бу дәрес түгәрәк өстәл артында үтте. Дәрескә район башлыгы Сергей Димитриев, мәгариф идарәсе җитәкчесе Роберт Мансуров, әлеге идарәнең әйдәп баручы белгече Таһир Нәбиев, мәктәп директоры Рамил Бариев кунак булып чакырылганнар идее. Укучылар экология белән бәйле дөньякүләм проблемалар турында фикер алышуларда зур активлык күрсәттеләр, экология проблемаларын хәл итү буенча тәкъдимнәрен әйттеләр, үз фикерләрен белдерделәр. Соңыннан район башлыгына үзләрен кызыксындырган сорауларны бирделәр.
Алсу ГАТАУЛЛИНА, автора фотолары
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев