Кукмаралылар X Бөтенрәсәй авыл Сабан туенда катнашып кайттылар
Узган шимбәдә районыбызның 150гә якын кешелек делегациясе Самара өлкәсенең 1580 елда нигез салынган Камышлы авылында үткәрелгән X Бөтенрәсәй авыл Сабан туенда катнашып кайтты.
Кукмаралылар район тормышының һәр тармагын чагылдырган “хуҗалык”та бәйрәм кунакларын каршы алып, сый-хөрмәт күрсәттеләр. Ихатада халкыбызның үткәне - XIX гасырның татар гаиләсе йорты һәм районның бүгенгесе - сәнәгать предприятиеләренең сәүдә күргәзмәләре урын алган иде. Итек басу, бәйләү-чигү, кәрзин үрү кебек кул эшләре буенча мастер-класслар да оештырылды. Мәйдан уртасында урнаштырылган татар әкиятләреннән персонажлар янында фотога төшүчеләр күп булды. Ә үзешчән артистлар, көне буе сәхнә тутырып җырлап-биеп, кунакларның күңелен ачты.
Сабантуйда Идел буе халыкларының тормышын, мәдәниятен, тарихын чагылдырган башка ишегаллары да тәкъдим ителде. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов белән Самара өлкәсе губернаторы Дмитрий Азаровлар бу мәйданчыкларда, шул исәптән Кукмара ихатасында да булдылар. Аларны район башлыгы Сергей Димитриев каршы алды.
- Сабантуй бик югары дәрәҗәдә үтте, елдагыча, кукмаралылар үзләренең кунакчыл, талантлы, эшкә булдыклы халык икәнлекләрен күрсәтә алдылар. Биләмәбез, чыннан да, бай, затлы иде. Самара якларында районыбыз турында ишетеп беләләр икән. Ишегалдына “Әй Кукмара, Кукмара, ерагаймасын ара”, - дип җырлап килеп керүчеләр дә булды. Киез итек-киез комбинатының, металл савыт-саба заводының, тегү фабрикасының продукциясен күпләп алдылар. “Бик ошаттык, районыгызга делегация белән киләчәкбез әле”, - диючеләр дә булды, - диде әлеге чараны үткәрүгә зур көч куйган район башлыгы урынбасары Равия Каримуллина.
Самаралыларның үзләреннән тыш, Сабантуйга 30 төбәктән 500ләп делегат чакырылган булган. Бәйрәмдә барлыгы 20 мең кеше катнашты, дигән мәгълүмат та бар интернет челтәрендә. Аларның күбесе Кукмара ишегалдын да тамаша кылган. Районыбызны белүчеләр саны тагын да ишәйгән, димәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев