Кукмарада «Кукмара киез итекләре-2023» - #ITEKFEST фестиваль-ярминкәсе үтте
Көн темасы

Кукмарада «Кукмара киез итекләре-2023» - #ITEKFEST фестиваль-ярминкәсе үтте

Бүген биредә халык һөнәрчелеге ярминкәсе, кышкы күңел ачу һәм тиз туклану мәйданчыклары эшләде, киез, савыт-саба һәм җирлекләрдә җитештерелгән сувенирлар белән сәүдә итү оештырылган.

Кукмараның Комсомол мәйданында «Кукмара киез итекләре-2023» - #ITEKFEST фестиваль-ярминкәсе үтте. Матур традициягә әверелгән бәйрәм район халкын, кайткан кунакларны үзенә җыйды.

Бүген биредә халык һөнәрчелеге ярминкәсе, кышкы күңел ачу һәм тиз туклану мәйданчыклары эшләде, киез, савыт-саба һәм җирлекләрдә җитештерелгән сувенирлар белән сәүдә итү оештырылган. Шулай ук йорт балы, шәхси ярдәмче хуҗалыклардан сөт продукцияләре сатып алырга мөмкин иде. Биредә шулай ук тарихи фото-зона да эшләде.

Фестивальнең махсус кунаклары Алмаз һәм Зөлфирә Мирзаяновлар  матур жырлары аша тамашачыга чын бәйрәм рухы бүләк итте.

Фото: Йолдыз Гыймадиева/ «Хезмәт даны»


Нет комментариев