Хезмәт даны

Кукмара районы

16+
Рус Тат
Көн темасы

Кукмарада эшмәкәрләр белән очрашу: Үсеш, яңа мөмкинлекләр һәм уртак максатлар

Эшмәкәрләр район икътисадының нигезен тәшкил итә.

Кукмара районы башлыгы Сергей Димитриев шәхси эшмәкәрләр, оешма-предприятие җитәкчеләре белән очрашу уздырды. Төп максат — бизнес үсешенә ярдәм итү, эшкуарлар өчен уңай шартлар тудыру һәм районның икътисади потенциалын арттыру.

Залда төрле юнәлештә эшләүче кече һәм урта бизнес вәкилләре, фермерлар, җитештерүче оешма җитәкчеләре, хезмәт күрсәтү өлкәсе вәкилләре, оешма-предприятие җитәкчеләре урын алган иде. Очрашуда катлаулы мәсьәләләрне бергәләп чишү, дәүләт ярдәме чараларыннан файдалану мөмкинлекләре һәм башка мөһим мәсьәләләр турында сүз барды.

Сергей Димитриев үз чыгышында эшмәкәрләрнең район тормышындагы ролен билгеләп үтте. Аның сүзләренчә, Кукмара районының ресурслары зур, ә халыкның тырышлыгы һәм эшмәкәрлек рухы нәтиҗәсендә табышны арттыру өчен тагын да киң юллар ачык.

«Алга таба да бердәм булып, барлык юнәлешләрдә дә бергәләп эшләү кирәк», — диде ул. 

Район Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Чулпан Хәнәфина районның социаль-икътисадый күрсәткечләре белән таныштырды.

«Кайсы гына өлкәне алмыйк, сәнәгать һәм җитештерү, авыл хуҗалыгымы — барысы үсештә. Өченче квартал нәтиҗәләре буенча, районда кече эшмәкәрлек субъектлары саны 329га җитте, ә шәхси эшмәкәрләр саны — 1148. Инвестицияләү һәм инфрастуктура алга бара, төзелештә дә тотрыклылык тәшкил итә», — диде ул. 

Чулпан Хәнәфина «Кукмара 2» сәнәгать паркын проектлау тәмамлануын, резидентлар өчен каралучы мөмкинлекләр турында да сөйләде. 

Район Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары махсус хәрби операция зонасыннан кайткан райондашларны эшкә урнаштыру мәсьәләләрен, аларга һәм гаиләләренә күрсәтелүче ярдәм чараларын билгеләп узды. 

Очрашуда 2026 елдан салым законнарына кертелүче төп үзгәрешләр турында да аңлатып үттеләр. 

Кукмара районында бизнес үсеше — уртак хезмәт нәтиҗәсе. Эшмәкәрләр дә, җитәкчелек тә бер максатка — халыкның тормыш сыйфатын арттыруга һәм район икътисадының ныгытылуына омтыла.

Фото: Алсу Сәләхетдинова/ «Кукмор-информ»; Илназ Габидуллин

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев