Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
Көн темасы

Кукмара элеваторы директоры: Быел ашлыкка бәяләр үткән елгыдан кыйммәт булмаячак

«Элеваторда халыкка сату өчен һәрвакыт ашлык булачак, чөнки безгә бөртеклеләрне төрле җирләрдән китерәләр», - ди Гүзәлия Гизатуллина.

Быел табигать авыл халкын бик каты сыный. Бу арада мал асрап көн күрүчеләрнең күңелен бары тик бер сорау гына борчый: кыш чыгарлык терлек азыгы хәзерләп булырмы? Беркөнне редакциягә шалтыраткан абый да басудагы игеннәрнең торышы өчен борчылуын белдерде. «Күпме хезмәт кергән кырларның торышын күреп күңел әрни. Районда игеннәр уңмаса, малларны туйдырырлык ашлыкны кайдан алырбыз?» - диде ул. Без әлеге сорау белән Кукмара элеваторы директоры Гүзәлия ГИЗАТУЛЛИНАга мөрәҗәгать иттек.

- Терлек асрап көн күрүче Кукмара районы халкына борчылырлык урын юк. Элеваторда халыкка сату өчен һәрвакыт ашлык булачак, чөнки безгә бөртеклеләрне төрле җирләрдән китерәләр. Инде бүгенге көндә ашлык кабул итү буенча сөйләшүләр алып барабыз. Экспертларның исәпләүләре буенча, быел ашлыкка бәяләр үткән елгыдан кыйммәт булмаячак, ниндидер тирбәнеш сизелергә мөмкин, әмма ул каты сикермәячәк. Чөнки ашлыкка бәя формалашуга Кукмара районында яңгырлар яумау гына тәэсир итми. Әйе, җирле хуҗалыкларга бик авыр, чөнки алар бу хезмәткә күпме көч куйдылар, матди чыгымнар түктеләр. Ә Россиянең башка төбәкләрендә игеннәр бик яхшы. Әйтик, бүгенге көндә Краснодар өлкәсендә урып-җыю эшләре бара, алар рекордлы уңыш алалар. Шуңа күрә бөртеклеләргә бәяләрнең, киресенчә, төшеп китү ихтималы да бар. Үткән ел исә аларда уңыш мактанырлык булмады, шулай да арпа бәясе – 13, бодай 12-13 сумнан артмады. 

Шулай ук без быел да күпләп сыер тотучы шәхси хуҗалыклар өчен барлык микроэлементлар белән баетылган, сыйфатлы фураж җитештерүне дәвам итәбез. Район программасы эшли башлаганнан соң, беренче елны – 500 тонна, аннан соң 700 тонна фураж өләшенде. Бүгенге көндә 850 тоннага сорау бар. Фуражга гаризаларны 15 июльгә кадәр кабул итәбез. Үз хуҗалыгында өч һәм аннан да күбрәк сыер асраучыларга фуражның килограммы - 11, бер-ике сыер хуҗаларына килограммы 13 сумнан билгеләнде. Хәзерге вакытта фуражның үз бәясе – 15 сум. Халык фуражның сыйфатыннан канәгать, мал хуҗаларыннан рәхмәт сүзләре ишетеп тора. Анда терлек өчен кирәкле барлык кушылмалар да кергән, бик туклыклы. Шуңа күрә быел да ул шул составта җитештереләчәк.

Фото: Эльвира Мөбарәкшина/ «Хезмәт даны»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев