Көн темасы

“Көчле Татарстан! Бердәм Россия” дигән шигаре язылган автобус Урта Комар һәм Камышлы авылларында булды (фото)

(Кукмара, 10 сентябрь, "Хезмәт даны") Татарстанның барлык районнарында "Бердәм Россия" сәяси партиясенең күчмә җәмәгать кабул итү бүлмәләре эшли. Әлеге проект сайлау алды агитациясе программасы кысаларында тормышка ашырыла. Әлеге "тәгәрмәчле бүлмә"гә һәркем үзен борчыган сораулар белән мөрәҗәгать итеп, "Бердәм Россия" партиясеннән Дәүләт Думасына депутатлыкка кандидатларга үтенеч-тәкъдимнәрен җиткерә ала. Партиянең "Көчле Татарстан!...

(Кукмара, 10 сентябрь, "Хезмәт даны") Татарстанның барлык районнарында "Бердәм Россия" сәяси партиясенең күчмә җәмәгать кабул итү бүлмәләре эшли. Әлеге проект сайлау алды агитациясе программасы кысаларында тормышка ашырыла. Әлеге "тәгәрмәчле бүлмә"гә һәркем үзен борчыган сораулар белән мөрәҗәгать итеп, "Бердәм Россия" партиясеннән Дәүләт Думасына депутатлыкка кандидатларга үтенеч-тәкъдимнәрен җиткерә ала.

Партиянең "Көчле Татарстан! Бердәм Россия" дигән шигаре язылган автобус Урта Комар һәм Камышлы авылларында булды. Җәмәгать кабул итү бүлмәсе хезмәткәрләре райондашыбызның гозерләрен игътибар белән тыңлап, "Бердәм Россия" партиясеннән Дәүләт Думасына депутатлыкка кандидатларга тапшыру өчен теркәп бардылар. Республикабыздан сайланачак депутатлар үз эшләрен шушы тупланган тәкъдимнәр-үтенечләргә таянып оештырачаклар.

«Кукмор Татарстан» МАКС каналына язылыгыз


Нет комментариев