Шулай ук биредә авыл хуҗалыгы ярминкәсе, театральләштерелгән тамаша, концерт, районыбыз осталарының кул эшләреннән күргәзмә дә оештырылды
Бүген Кукмараның Комсомольск мәйданында "Кукмара итекләре" фестиваль-ярминкәсе үткәрелде. Әлеге бәйрәм инде традициягә әйләнеп килә, аны карарга кукмаралылар гына түгел, шәһәребез кунаклары да килгән иде. Шулай ук биредә авыл хуҗалыгы ярминкәсе, театральләштерелгән тамаша, концерт, районыбыз осталарының кул эшләреннән күргәзмә дә оештырылды. Балалар төрле конкурс, ярышларда үзләрен сынап карады. Беркем дә бүләксез калмады.
- Без бирегә күрше районнан килдек. Кукмара бик матур шәһәр, кешеләре дә кунакчыл. Үзебезгә һәм якыннарыбызга истәлеккә сувенир итекләр сатып алдык. Юкка гына халык әйтемендә һәр йортта итекләр булырга тиеш диелмәгән бит. Аның бер сыңарына тиен акча, икенчесенә конфет салып куярга кирәк. Шуннан соң тормыш бай һәм баллы булачак, - диде Теләче районыннан бәйрәмгә килгән Әлфия ханым.
фото: Алсу Гатауллина/ "Хезмәт даны"
«Кукмор Татарстан» МАКС каналына язылыгыз
Нет комментариев