Акция барышында полиция хезмәткәрләре пенсионерларның өйләренә баралар, гражданнар белән әңгәмәләр үткәрәләр
29 марттан 5 апрельгә кадәр районда “Сак булыгыз: мошенниклар” профилактик акциясе үткәрелә. Акция барышында полиция хезмәткәрләре пенсионерларның өйләренә баралар, мошенниклыкның нинди төрләре була һәм алардан ничек сакланырга кирәклеге турында гражданнар белән әңгәмәләр үткәрәләр. Шулай ук хокук сакчылары җәмәгать урыннарына тематик буклетлар эләләр.
«Кукмор Татарстан» МАКС каналына язылыгыз
Нет комментариев