Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Зур Сәрдек гимназиясе укучылары - наркотикларга каршы

26 апрельгә кадәр "Россия балалары" оператив-профилактик операциясе барды. Операциянең максаты - балигъ булмаган балалар арасында наркоманияне кисәтү, аларны замана афәтләреннән саклап калу, наркотиклар әйләнешенә каршы көрәш. Шул уңайдан Зур Сәрдек авыл китапханәсендә гимназиянең 7нче сыйныф укучылары белән "Без - наркотикларга каршы!" дип аталган психологик күнекмәләр тренингы уздырылды. Чара "Кеше организмына...

26 апрельгә кадәр "Россия балалары" оператив-профилактик операциясе барды. Операциянең максаты - балигъ булмаган балалар арасында наркоманияне кисәтү, аларны замана афәтләреннән саклап калу, наркотиклар әйләнешенә каршы көрәш. Шул уңайдан Зур Сәрдек авыл китапханәсендә гимназиянең 7нче сыйныф укучылары белән "Без - наркотикларга каршы!" дип аталган психологик күнекмәләр тренингы уздырылды. Чара "Кеше организмына наркотикларның тәэсире" исемле видеофильм карау белән башланып китте. Әлеге тетрәндергеч фильмда күргәннәр буенча фикер алышу үткәрелде. Чара барышында укучылар үз хисләрең һәм эмоцияләрең белән идарә итү, үзеңне контрольдә тоту, коллективка яраклашу, конфликтлы ситуацияләр туганда үзеңне теге яки бу рәвешле тоту буенча күнегүләр эшләделәр. Укучыларның мөстәкыйльлеге, проблемаларны анализлый белүе, уңышсызлыкка реакциясе дөрес булуы безне - өлкәннәрне куандырды. Чара ахырында укучылар чылбыр форматында наркоманның типик рәсемен ясадылар. Әлеге тренингта катнашкан һәркем наркомания китергән фаҗигане бик дөрес аңлап, наркотик китергән ялган бәхеттән баш тарта алыр, дип ышанасы килә. Әйе, чарада катнашкан һәр бала "Без - наркотикларга каршы! Безнең яшисе килә!" дип таралышты.

Наилә Шакирова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев