Ярый әле үзебез исән калдык
Кукмарада яшәүче Җиһаншиннар йортында 7 март көнне кичен янгын чыгып, алар бернәрсәсез урамда кала. "Ул вакытта мин эштә идем. Әле ярый, әти-әнием, хатыным, балам исән-сау калган", - дип искә ала уллары Илнар. Насыйбуллин урамында урнашкан бу йортта Илнар гаиләсе һәм әти-әнисе белән бергә яшәгән. Ул көнне бу гаиләгә кодагыйлары да...
Кукмарада яшәүче Җиһаншиннар йортында 7 март көнне кичен янгын чыгып, алар бернәрсәсез урамда кала. "Ул вакытта мин эштә идем. Әле ярый, әти-әнием, хатыным, балам исән-сау калган", - дип искә ала уллары Илнар. Насыйбуллин урамында урнашкан бу йортта Илнар гаиләсе һәм әти-әнисе белән бергә яшәгән.
Ул көнне бу гаиләгә кодагыйлары да кунакка килә. Кухнялары йортның аскы өлешендә урнашкан. Бөтен гаилә бергә җыелып, шунда чәй эчеп утырганда, шартлау тавышы ишетелә. Бәйрәм алды бит, берәрсе салют белән шаяра дип уйлыйлар. Бераздан урам яктан ут шәүләсе күренә. Бу вакытта мунчалары янып беткән була инде. "Ул көнне көчле җил чыккан иде. Янгын тиз арада йортка күчә. Ярый әле, әби (хатынның әнисе), 3 яшьлек баланы күтәреп, урамга чыга. Аның артыннан башкалар да йөгерә", - дип сөйли Илнар. Никадәр генә тырышсалар да, өйдәгеләр янгынны үз көче белән генә сүндерә алмый. Янгын сүндерүчеләр дә йортны саклап калырга өлгерми. Әле ярый, күршеләрнең ихатасын коткарып калалар. Тикшерүчеләр фикеренчә, янгын мунчада кыска ялганыш булу аркасында чыккан.
"Хәзерге вакытта без өчәү әбидә (әтинең әнисе) яшибез. Хатыным белән балам исә үз әниләрендә көн күрә. Ничек тә үз йортыбызны салып чыгасы килә, - ди Илнар. - Гаиләбезгә бәла килгәч, кешеләрнең игелекле икәннәренә тагын бер кат инандык. Эш урынымнан, Кукмарадагы оешмалардан акчалата ярдәм күрсәттеләр. Аз булса да, иминият акчасы алдык". Туганнары, дуслары, күршеләре ярдәме белән алар янган йорт урынын чистартып куйган. Көннәр җылыткач, яңа йортның нигезен салырга дип торалар. Әмма үз көчләре генә җитми икән. Җиһаншиннар нинди ярдәм булса, шуңа риза. Шуңа күрә алар, йорт төзергә булышмаслармы дип, башкалар кайгысына битараф булмаган кешеләрдән ярдәм сорый.
Булышырга теләүчеләр Илнар Җиһаншин белән 89655900903 телефон номеры аша хәбәрләшә ала.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев