Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Янгында 11 айлык сабый пешкән (ФОТО)

Кичә Яшел Үзән районының Октябрь бистәсендә бер катлы агач йорт һәм такта веранда янган, дип хәбәр итә Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте. Янгын сүндерүчеләр килгәнче 30 яшьлек хатын-кыз 11 айлык баласы белән йорттан үзе чыккан. Урамга ут эчендә калган веранда эченнән чыкканда хатын-кызның...

Кичә Яшел Үзән районының Октябрь бистәсендә бер катлы агач йорт һәм такта веранда янган, дип хәбәр итә Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте. Янгын сүндерүчеләр килгәнче 30 яшьлек хатын-кыз 11 айлык баласы белән йорттан үзе чыккан.

Урамга ут эчендә калган веранда эченнән чыкканда хатын-кызның сул терсәк буыны пешкән, ә малаеның - үкчәсе.

Янгын турындагы хәбәр диспетчерлык хезмәтенең 112 бердәм номерына 18.20 сәгатьтә килгән. Якындагы янгын сүндерү отряды һәлакәт урыныннан 11 чакрым ераклыкта булган. Шулай да янгын сүндерүчеләр 11 минутта килеп җитеп, 18.36 сәгатьтә янгынны сүндерә алган. Янгын китергән зыян 48 квадрат метрны тәшкил итә.

Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев