Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Яңа Сәрдектә яңа ял урыны (фото)

Яңа Сәрдек - әтиемнең туган авылы. Шуңа күрә монда еш булабыз. Түгәрәк күле, мәчете, бераз гына читтәрәк зур урманы булган, чишмәләргә бай, матур табигатьле авыл ул. Быел җәен биредә тагын бер сөенерлек үзгәреш күрдем: авылның хәзер үз ял итү урыны да бар икән! Су коеныр өчен 2 буасы (зурлар һәм...

Шушы авыл егете Илһам Гарифуллин туган авылында мондый урын төзү турында күптән хыялланган. Моннан 3 ел элек Уразай авылыннан Исламетдин хәзрәт, Киров өлкәсеннән Василий абыйлар белән киңәшләшеп эшкә тотына алар. Ике күл казыла. Берсе - балалар коену өчен, 60-70 сантиметр тирәнлектә. Бу урынны махсус тасмалар белән уратып алганнар. Икенче күл - олылар коену өчен. Анысының тирәнлеге 2 метрга җитә. Буага сазан, чөгә балыгы, толстолобик, чуртан һәм башка балыклар алып кайтып җибәрә Илһам. "Әле беркөнне генә үзебезнең күлдән 80 сантиметрлы чуртан балыгы тоттык. Боларын да үрчетеп, киләчәктә эрерәк булган төрләрен булдырырга хыялланам, - ди ул. - Нократ Аланыннан көймә алып кайттым, әле катамаран аласым килә. Гомумән, бу ял итү җирен туганнар, дуслар, авылдашлар өчен хәләл урын булсын дип эшләгән идем. Башка җирләрдән дә киләләр икән - мин шат кына. Тик алдан хәбәр итеп, эчемлексез, тәртип белән ял итсеннәр генә".
Тәртип дигәннән, монда бер җирдә дә пычрак урын, чүп-чар күрмәссең. Үзе дә дин юлында булган әңгәмәдәшем, бу эшен дә Аллаһ ризалыгы өчен башкарганга, эчеп, азып-тузып йөрүләргә юл куярга теләми. Аннан башка да күңелле итеп ял итәргә мөмкин бит: балык тотып, көймәдә йөреп, су коенып, шашлык кыздырып...
Ял итү урыны Яңа Сәрдек белән Югары Китәк (халык телендә Чәти) авыллары арасында урнашкан. "Ял итәргә дип тә, балыкка дип килүчеләр дә күп. Кояшлы көннәрдә су коенырга йөрүче бала-чага тавышы да тынып тормый. Илһам бик зур эш башкарды. Авылыбызны күлле, чишмәле итте!" - ди Югары Китәк авылыннан Люба апа.
Аның кебек рәхмәтле кешеләр күп биредә. Кышын тракторы белән урамнарны кардан чистартучы, авыл яшьләренә хоккей мәйданчыгы ясап куючы да, агач яру цехы тотучы да икән әле ул. Авылның тоткасы, диләр андыйлар турында. Эшенең тәмен, кулларының игелеген күреп яшәргә язсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев