Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

“ВКонтакте”дагы 7 мең төркем хуҗасын җинаять җаваплылыгына тартырга мөмкиннәр

Социаль челтәрләрдә балигъ булмаганнар арасында суицид очрагын пропагандалауга корылган сайтларны тыю турындагы закон кабул ителгән очракта, "ВКонтакте" социаль челтәрендә 7 меңнән артык төркем булдыручыларны җинаять җаваплылыгына тартачаклар. «Россиянең яшь юристлары" хәрәкәте куркыныч төркемнәрнең мониторингын төзегәннән соң, шундый нәтиҗәләргә килгән, дип яза "Реальное время". Алар бу куркыныч сайтлар турындагы мәгълүматны Роскомнадзорга...

Социаль челтәрләрдә балигъ булмаганнар арасында суицид очрагын пропагандалауга корылган сайтларны тыю турындагы закон кабул ителгән очракта, "ВКонтакте" социаль челтәрендә 7 меңнән артык төркем булдыручыларны җинаять җаваплылыгына тартачаклар.

«Россиянең яшь юристлары" хәрәкәте куркыныч төркемнәрнең мониторингын төзегәннән соң, шундый нәтиҗәләргә килгән, дип яза "Реальное время". Алар бу куркыныч сайтлар турындагы мәгълүматны Роскомнадзорга юлларга җыеналар. Искәртеп узабыз, Россиядә закон белән тыелган мәгълүматны тараткан сайтларны тыю максатында бердәм реестр булдырылган. Әлеге реестр электрон формада көн саен һәм тәүлек буе эшли. Татарстан прокуратурасының балигъ булмаганнар һәм яшьләр турындагы закон үтәлешен тәэмин итү бүлеге җитәкчесе Азат Хөсәенов әйтүенчә, интернет сайтларның эшчәнлеген туктату буенча Татарстанда да ныклы эш алып барыла. Бу максатларда Татарстан прокуратурасы 2015 елда ук мәгълүмати-аналитик комплекс булдырган. Ягъни интернетта хокук бозуларга каршы тору системасы реаль вакытта тыелган контентны ачыкларга, бу хакта Роскомнадзорга хәбәр юлларга һәм судка мөрәҗәгать итәргә мөмкинлек бирә. Хәзер әлеге система 13 юнәлештә эшли: наркотиклар, үз-үзеңә кул салу, комарлы уеннар, балалар порнографиясе һәм башкалар. Әлеге эш башланганнан бирле, наркотикларга кагылышлы тыелган мәгълүмат билгеләре белән 13034 интернет бит табылган. Суицидка кагылышлы - 7734, балалар порнографиясенә кагылышлы 3000 интернет бит булуы ачыкланган.Һәркем интернетта балаларга зыян салырлык мәгълүмат тупланган сайтларга юлыкса, бу хакта Роскомнадзорга мөрәҗәгать итә ала, дип яза "Шәһри Казан".

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk