Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Вахитов тыкрыгы урамындагы йортларда яшәүчеләр ремонт көтә (фото)

Редакциягә түбәндәге эчтәлекле хат килде.

"...Сезгә шәһәребезнең Вахитов тыкрыгы, 9, 11 йортларда яшәүчеләр исеменнән хат язабыз. Без бу хатка җавап көтәчәкбез.
Безнең йортларга якынча 5-6 ел элек ремонт ясаганнар иде. Алар ремонтның икенче елында ук җимерелә башлады. Коридорлары, тәрәзә откослары җимерелгән. Аны хатта гына язып бетерерлек түгел. Югыйсә, бу йортларны Нур Баян урамындагы (41,42 йортлар) кебек сайдинг белән тышларга тиеш булганнар. Җәй үтеп бара, сүз буенча быел ремонт булырга тиеш иде. Бигрәк тә 11нче йортның беренче подъезды бик начар хәлдә. Аны иң ахырдан, ремонт беткәндә барлы-юклы әйберләр белән генә эшләп куйдылар. Ә монда бит гомер буе бил бөгеп эшләгән пенсионерлар, тыл һәм сугыш ветераннары яши..."
Бу йортта яшәүчеләрдән беренче генә хат алуыбыз түгел. Моннан берничә ел элек тә алар тораклары белән бәйле булган мәшәкатьләрнең очына чыгарга теләп, редакциягә мөрәҗәгать иткәннәр иде. Кызганыч, әлегә кадәр йортка капиталь төзекләндерү үткәрелмәү сәбәпле, үзләрен борчыган сорауларга җавап таба алмыйлар.
Әлеге урамга баргач, бер мәлгә аптырап калдым: җитеш кенә йортлар арасыннан тыкрыкка таба борылгач, үзеңне ниндидер караңгылыкка кергәндәй хис итәсең. Юкка гына йорт хуҗалары да "чокырда яшибез" дип әйтмиләрдер.
1963-1964 елларда салынган бу, ике катлы йортлар аяныч хәлдә: эчтән дә тышкы яктан да нигезләре тузып, штукатуркасы коела, тәрәзә рамнары черегән, түбәсе профнастил белән тышланган булса да, стеналарының буявы кубып, ямьсезләнеп беткән. 2009 елда монда капиталь ремонт ясалган булган. Бу вакытта су торбалары, электр чыбыклары алмаштырылган, түбә ябылган.
Гомере буе шушы йортта яшәүче Мәдинә апа Фатыйхова сигез ел элек булган хәлләрне бүгенгедәй хәтерли:
-Ремонт ясалганнан соң, язын-көзен яңгырлар вакытында түбәдән су үтә башлады. Бу хакта хәбәр итеп, гариза яздым. Килеп, төзелеш күбеге сиптереп киттеләр. Аннан соң да су үтте әле, - дип, фатирына ук чакырып, түшәмендәге зур сары тапларны миңа да күрсәтте хуҗабикә.
Бу турыда тулырак язма белән "Хезмәт даны" газетасының 23 август саныннан укып белә аласыз.
Гөлия НУРИЕВА, автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев