Вахит егете Нияз Кәримуллин булдыра! (фото)
Казан дәүләт мәдәният институтында балалар, яшүсмерләр, студентлар, өлкәннәр арасында 7нче Бөтенрәсәй "Весенние проталины" хор һәм җыр иҗаты конкурсы үткәрелде. Әлеге конкурс Россия Федерациясе, Татарстан Республикаларының мәдәният министрлыгы, Казан дәүләт мәдәният институты ярдәме белән үткәрелә. Катнашучылар арасында Мәскәү, Киров өлкәсе, Башкортстан, Казан, Татарстан районнары һәм башка төбәкләрдән килүчеләр фольклор, вокаль ансамбльләр,...
Казан дәүләт мәдәният институтында балалар, яшүсмерләр, студентлар, өлкәннәр арасында 7нче Бөтенрәсәй "Весенние проталины" хор һәм җыр иҗаты конкурсы үткәрелде. Әлеге конкурс Россия Федерациясе, Татарстан Республикаларының мәдәният министрлыгы, Казан дәүләт мәдәният институты ярдәме белән үткәрелә. Катнашучылар арасында Мәскәү, Киров өлкәсе, Башкортстан, Казан, Татарстан районнары һәм башка төбәкләрдән килүчеләр фольклор, вокаль ансамбльләр, академия хоры, халыкчан һәм эстрада җыры номинацияләрендә көч сынаштылар. Якташыбыз, Вахит авылы егете, Казан дәүләт мәдәният институтының 3нче курс студенты Нияз Кәримуллин әлеге конкурста катнашып, "Вокал-соло. Халык" номинациясендә 2нче дәрәҗә лауреат, "Вокал-соло. Эстрада" номинациясендә 1нче дәрәҗә дипломант исемнәренә лаек булды. (Җитәкчесе - Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Марат Гомәр улы Яхъяев).
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев