Вахит авылында күптән көтелгән тамаша “Кызлар Солянкасы” булды (фоторепортаж)
Вахит авылы мәдәният йортында-күптән көтеп алынган, авылыбызның гүзәл затлары,кызлары катнашында шаулап-гөрләп "Кызлар Солянкасы" узды. "Кызлар Солянкасы" - Вахит авылында ел саен үткәрелә торган проект. Әлеге концертта авылыбызның хатын-кызлары барлык ир-егетләрне бәйрәм белән котлый. "Кызлар Солянкасы"нда Нәзилә Тимергалиева җитәкчелегендәге "Наза" фольклор ансамбле, студентлар, мәктәп укучылары, мәдәният хезмәткәрләре катнашты. Алар тамашачыларга үз...
Вахит авылы мәдәният йортында-күптән көтеп алынган, авылыбызның гүзәл затлары,кызлары катнашында шаулап-гөрләп "Кызлар Солянкасы" узды. "Кызлар Солянкасы" - Вахит авылында ел саен үткәрелә торган проект. Әлеге концертта авылыбызның хатын-кызлары барлык ир-егетләрне бәйрәм белән котлый.
"Кызлар Солянкасы"нда Нәзилә Тимергалиева җитәкчелегендәге "Наза" фольклор ансамбле, студентлар, мәктәп укучылары, мәдәният хезмәткәрләре катнашты. Алар тамашачыларга үз осталыкларын күрсәттеләр: моңлы җырлар, дәртле биюләр, мода, кызыклы күренеш бүләк иттеләр, уеннар уйнап бар халыкны ял иттерделәр. Тамашаны карарга хәтта төрле авыллардан, шәһәрләрдән кунак булып килүчеләр дә бар иде. 2,5 сәгатьлек күңелле, онытылмаслык концертта халык көлде дә,рәхәтләнеп күңел дә ачты. Барлык катнашучыларга мәдәният йорты мөдире Нәсыйха Нәбиева зур рәхмәтләрен җиткерде.
Концертның сценарий авторы КФУ студенты Марсилә Фәхертдинова алып барды.
Авылыбызның яшьләре дә, картлары да, мәдәният хезмәткәрләре дә бердәм булып, халыкны ял иттерер өчен барысын да эшлиләр.
Нияз Кәримуллин, Казан дәүләт мәдәният институты студенты, автор фотолары
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев