Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Уйласаң, гыйбрәт алырлык

Ике дус очрашканнар да хәл-әхвәлләрен сорашканнар. Күптән түгел генә өйләнгәне инде шактый дөнья көткән өлкәнрәгенә эч серләрен ачып, күңелендәге борчуын да җиткергән: - Оят булса да әйтим инде, бик көнләшәм хатынымнан. Хыянәт итмәгәнен дә беләм, ләкин үземне берни эшләтә алмыйм. Башымда шул уй гына, хәтта төшләремә дә булмаган көндәшләрем кереп...

Ике дус очрашканнар да хәл-әхвәлләрен сорашканнар. Күптән түгел генә өйләнгәне инде шактый дөнья көткән өлкәнрәгенә эч серләрен ачып, күңелендәге борчуын да җиткергән:
- Оят булса да әйтим инде, бик көнләшәм хатынымнан. Хыянәт итмәгәнен дә беләм, ләкин үземне берни эшләтә алмыйм. Башымда шул уй гына, хәтта төшләремә дә булмаган көндәшләрем кереп азаплый. Синең тормыш тәҗрибәң миңа караганда зуррак, зинһар, бер киңәш бир, - дигән.
Абзый бераз уйланып торган да сүз башлаган:
- Бер дә кыш булмый торган якларда яшәгән бер кеше. Әти-әнисеннән мирас булып, бу егеткә бик матур чия бакчасы калган. Бу бакча гомер буена әлеге нәселнең яшәү чыганагы, горурлыгы булган. Егет тә үз чиратында бакчаны бик яхшылап караган: һәр агачныың төбен яхшылап эшкәрткән, су сипкән, искеләрен кисеп, яшь үсентеләр утыртып торган. Хезмәтенә күрә, уңышын да мул җыйган, аны саткан акчага бай тормышта яшәгән.
Көннәрдән беркөнне бу егет янына бер кеше килгән дә:
- Бакчаң искиткеч матур. Шуңа күрә төнлә караклар да керми калмыйдыр әле? - дигән.
Шул көннән бакчачының тынычлыгы югалган. Төн җитсә, бакчасына чыгып, чияләрен саклап утыра башлаган, ә көндезен йоклый икән. Күпмедер вакыттан соң тәрбия күрмәгән агачлар корый, картая башлаганнар, нәтиҗәдә бакча да акрынлап юкка чыккан. Теге егет тә картаеп, шунда җан тәслим кылган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев