Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Урманда дүрт көн элек югалган дүрт яшьлек малай табылган

Табиблар, Уралда урманда табылган баланың хәле уртача, дип бәяли.

Свердловск өлкәсендә дүрт көн элек урманда югалган 4 яшьлек ир бала Рефтинск сусаклагычы янында табылган. Табиблар аның хәлен уртача-авыр дип бәяли. Малайны өлкә балалар клиник хастаханәсенә медицина вертолеты белән озатканнар. Бу хакта "Российская газета" хәбәр итә.

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хәбәр итүенчә, малайны эвакуацияләү өчен хәрби Ми-8 вертолеты кулланылган.

Баланы сазлык яныннан башта эзләрен күреп алганнар, аннан үзен тапканнар Ул әти-әниләре палата корган җирдән 7-8 чакрым ераклыкка китеп барган булган. Малайның әтисе "Интерфакс"ка улы белән бар да тәртиптә булуын, сорауларга реакциясе барлыгын, урманда яфраклар, үлән ашап, җыелган су эчеп йөрүен әйткән.

"Малайның организмы нык талчыккан, туңганлыгы һәм су күп югалтуы күренә. Үпкә ялкынсынуы булу ихтималы бар. Тәнендә күпсанлы урман бетләре тешләгән эзләр. Бөҗәкләр тәннән алынып, энцефалитка тикшерүгә озатылды. Белгечләр фикеренчә, бала тормышына куркыныч янамый", - дип җиткерә Свердловск өлкәсенең Эчке эшләр министрлыгы вәкиле Валерий Горелых.

Малай 10 июньдә әти-әнисе белән урманда ял иткәндә юкка чыккан була.

Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев