Уены-чыны бергә: редакциядә мондый сөйләшүне ишетеп аптырамагыз
Ризиләгә баш кирәк, яки Алсуны нигә кыскарталар?
Редакциябездә газета версткаланган сишәмбе һәм пәнҗешәмбе көннәрендә аеруча кызу. Озаклап сөйләшеп торырга җай юк, шуңа җөмләләр дә кыска, үзебез аңлый торган гына килеп чыга. Еш кына баш мөхәррир белән җаваплы сәркатип арасында мондый сөйләшү була:
-Лилия, аракы булдымы әле? - дип сорый мөхәррир.
-Булды, әзер.
-Ә наркотиклар килдеме соң?
-Килде, аракы белән бергә куйдым.
-Мәрьям апаны кая салдың?
-Аска салдым.
-Өстә урын булмадымыни?
-Анда Ризиләнең ахыры чыкты.
-Гөлҗофарның бабаен кая куйдың?
-Бишкә керде.
-Әни үз урынында калдымы?
-Калды.
-Сигездә нәрсә?
-Аңа янгын хәзерлим.
-Ә аварияне?
-Анысын Алсу хәзерли.
-Ачык ишекләрне дә онытма инде.
-Зират янына куям.
Чит кеше безнең сөйләшүне ишетсә, шаккатыр иде. Ә чынлыкта бу түбәндәгене аңлата:
-Лилия, ялган алкоголь продукцияләре сату фактлары турында язма булдымы?
-Булды, язма әзер.
-Ә эчке эшләр бүлегеннән наркотикларның законсыз әйләнеше турында материал килдеме?
-Килде, ул язманы да ялган аракы сату турындагы статья белән бергә урнаштырдык.
-Мәрьям апа турындагы язманы кайда урнаштырдыгыз?
- Полосаның (газетада битләр полоса дип йөртелә) аскы ягына.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев