Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Туеш мәчетен төзүгә райондашлар ярдәме кирәк

Мәгълүм булганча, Кукмара бистәсенең Туеш мәхәлләсендә яңа мәчет төзелә башлады. Аллаһның рәхмәте белән шушы гыйбадәтханә бик матур урында - Мамадыш ягыннан Кумарага килеп кергәндә, юлның сул яктагы тау битендә күтәрелеп килә. Иншә Аллаһ, төзелеп беткәч, бу мәчет Кукмарабызга аерым бер ямь кертәчәк. Бүгенге көндә төзелеш фәкать садакалар хисабына бара. Башкарасы...

Мәгълүм булганча, Кукмара бистәсенең Туеш мәхәлләсендә яңа мәчет төзелә башлады. Аллаһның рәхмәте белән шушы гыйбадәтханә бик матур урында - Мамадыш ягыннан Кумарага килеп кергәндә, юлның сул яктагы тау битендә күтәрелеп килә. Иншә Аллаһ, төзелеп беткәч, бу мәчет Кукмарабызга аерым бер ямь кертәчәк.

Бүгенге көндә төзелеш фәкать садакалар хисабына бара. Башкарасы эшләр әле шактый күп. Аллаһ рәхмәтен өмет иткән һәр кешегә шушы төзелешкә өлеш кертеп, бик күп әҗер-савапларга ирешергә мөмкинлек бар, җәмәгать! Шушы мөмкинлекне кулдан ычкындырмыйк, мәчетне торгызуда катнашып, Аллаһ вәгъдә иткән илаһи фазыйләтләргә ирешеп калыйк!

Мәчет әһелләре исеменнән - Миннехан Абдулгалимов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев