Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

ТНВда «Һөнәр» тапшыруы алып баручы Зөһрә Хәсәнова әни булган

«Яңа Гасыр» каналындагы «Һөнәр» тапшыруы алып баручысы һәм режиссеры Зөһрә Габдрахманова (Хәсәнова) 30 октябрь көнне әни булды. "Бәби көтүебезне белгәч, бик сөендек. Ике яктан әти-әниләребез дә, бу шатлыклы хәбәрне ишетеп, бик шатландылар", - ди Зөһрә. - Ирем Алмаз белән туачак балабызга исемнәрне озак сайладык. Соңрак бер фикергә килеп, кыз туса...

«Яңа Гасыр» каналындагы «Һөнәр» тапшыруы алып баручысы һәм режиссеры Зөһрә Габдрахманова (Хәсәнова) 30 октябрь көнне әни булды. "Бәби көтүебезне белгәч, бик сөендек. Ике яктан әти-әниләребез дә, бу шатлыклы хәбәрне ишетеп, бик шатландылар", - ди Зөһрә.

- Ирем Алмаз белән туачак балабызга исемнәрне озак сайладык. Соңрак бер фикергә килеп, кыз туса - Чулпан, малай туса, Айваз дип кушарбыз дип килештек. Икенче УЗИга баргач, сабыебызның малай икәне билгеле булды. Йөзен күрсәткән иде, шундый матур итеп елмайды. УЗИ видеоязмасын әле дә хәтерлим һәм чагыштырам. Улым белән тәүге тапкыр күрешкәч тә, иремнең йөз чалымын, күз карашын таныдым. Сабыебыз нәкъ әтисе инде. Әти-әни булу искиткеч зур сабырлык сорый икән һәм шул ук вакытта үзеңне дөньядагы иң бәхетле кеше итеп хис итәсең. Әлегә без авылда.
Улыбызны әби-бабалары янында, саф һавада үстерергә телибез, - ди ул.
Шәһри Казан
№ --- | 22.11.2015

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев