Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Тиздән 70тән артык Кукмара егете солдат булачак

Хәрби комиссариатларда язгы чакырылыш кампаниясе бара. Медицина тикшеренүе узып, сау-сәламәт дип табылган 70тән артык райондашыбыз да тиздән солдат булачак. Район хәрби комиссары Равил Гафиев сүзләренә караганда, беренче төркем 18 апрельдә инде юлга кузгалган. Әлеге төркемдәге 7 егетебез Пенза, Брянск өлкәсе, Ерак Көнчыгыш һәм Казандагы хәрби частьләргә җибәреләчәкләр.

Шушы көннәрдә район башлыгы урынбасары Равия Каримуллина җитәкчелегендәге комиссия вәкилләре булачак солдатлар белән аралашты. Егетләрнең кайда белем алулары, киләчәккә планнары, гаилә хәлләре, тәртип мәсьәләсе - берсе дә игътибардан читтә калмады. Шулай ук якынча кайсы вакытта чакыру кәгазе биреләчәге дә әйтелде.

-Мин быел Казан медицина көллиятен тәмамлыйм. Имтиханнарны уңышлы тапшырып, кулыма диплом алганнан соң, армиягә барачакмын. Адлердагы хәрби частькә туры килсәм, аеруча яхшы булыр иде. Бер ел күп вакыт түгел, шуның өчен тизрәк үз бурычымны үтисем килә, - ди Кукмарадан Руслан Галимов.

Айрат Зыятдинов исә Казандагы политехника көллиятендә укып, электр-газ белән эретеп ябыштыручы һөнәрен үзләштергән. Спортны да бик ярата икән.

-Көньяктагы хәрби частьләрнең берсендә яисә һава десанты гаскәрләрендә хезмәт итәр идем. Бәлки, хыялым чынга ашар, - ди ул.

Сәрдекбаш авылыннан Айнур һәм Илнур Зыятдиновлар - игезәкләр. Аларның абыйлары Илназ да бүгенге көндә армиядә. Ул Краснодар краеның Ейск шәһәрендәге хәрби диңгез флотында хезмәт итә. Телефон аша егетләрнең әниләре белән элемтәгә кердек.

-Өч малай тәрбияләп үстердек. Олы улыбызны армиягә узган елның ноябрендә озаткан идек. Хәзер инде игезәкләребезнең дә солдат булыр вакытлары җитте, - ди Гөлнар ханым. -Улларыбызның өчесе дә Казан төзелеш көллиятендә белем алдылар һәм төзелеш оешмасында бераз эшләп алырга өлгерделәр. Айнур белән Илнурга чакыру кәгазе 14 майга бирелгән. Туган йорттан балаларны чыгарып җибәрү бер дә җиңел түгел, йөрәкләр телгәләнә. Әмма хезмәт итү - ир-егетнең төп бурычы бит ул. Аннары солдатта булган кешегә эшкә урнашу да күпкә җиңелрәктер, дип уйлыйм. Ара ерак булганлыктан, Илназ янына бара алмасак та, атна саен кәрәзле телефон аша сөйләшәбез. Исән-имин генә була күрсеннәр - иң мөһиме әнә шул.

Хәрби хезмәттә булучы егетләрнең часть командирларыннан Рәхмәт хатлары килү әти-әни өчен аеруча зур шатлык. Әнә бит, Югары Арбашта яшәүче Альбина Әгъләмова, Кара-Елга авылыннан Гөлсинә һәм Марсель Әхмәтшиннар да редакциягә кош тоткандай сөенеп килгәннәр иде. Аларның уллары Алмаз һәм Рәсүл Новгород өлкәсе Валдай шәһәренең ракета гаскәрләре һәм артиллерия частендә хезмәт итә.

-Аллага шөкер, хатлар да язышабыз, телефоннан да сөйләшеп торабыз. Тукланудан да, тәртиптән дә беркайчан зарланганнары булмады, киресенчә, мактап кына сөйлиләр, - дилщр алар. - Часть командирыннан Рәхмәт хатлары да килде әле. Андагы "Сезнең улыгыз акыллы, тәртипле, намуслы егет. Ул тапшырылган һәр йөкләмәне җиренә җиткереп үти, үзенең тырышлыгы, үрнәк хезмәте белән командирлар һәм дусларының хөрмәтен яулады. Яхшы тәрбия биргәнегез өчен зур рәхмәтебезне җиткерәбез", - дигән сүзләрне укуның әти-әни өчен нинди горурлык булуын әйтеп-аңлатып бетерлек түгел!

Наил ГАПТРӘҮПОВ, район хәрби комиссариатының хәрби хезмәткә чакыру бүлеге җитәкчесе:

-Язгы чакырылышта армиягә китүче егетләрнең барысы да диярлек урта һәм югары һөнәри белемле, күбесенең транспорт йөртү таныклыклары да бар. Кукмара агар көллиятен тәмамлаучылар аеруча күп. Егетләр Ерак Көнчыгыштан башлап, Чита, Владикавказ һәм башка хәрби частьләрдә хезмәт узачаклар. Районыбыз шефлык итүче Мәскәү янындагы Нарофоминск шәһәренә 24 егетнең китүе күздә тотыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk