Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Температура ике тапкырга түбәнәячәк

Республикада 4 май көнне көндезге сәгатьләрдә һава торышы үзгәрәчәк: башта - 14 градуска, аннан 7 градуска кадәр суытачак. (Казан, 2 май, «Татар-информ», Оксана Романова). Бүгенге көннең киченнән Татарстан территориясе тотрыксыз метеорологик күренешләр йогытысы астында булачак. Урыны белән яшен, тизлеге секундына 18 метрга җитә торган кискен җил булыр дип көтелә. Бу...

Республикада 4 май көнне көндезге сәгатьләрдә һава торышы үзгәрәчәк: башта - 14 градуска, аннан 7 градуска кадәр суытачак.

(Казан, 2 май, «Татар-информ», Оксана Романова). Бүгенге көннең киченнән Татарстан территориясе тотрыксыз метеорологик күренешләр йогытысы астында булачак. Урыны белән яшен, тизлеге секундына 18 метрга җитә торган кискен җил булыр дип көтелә. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе башлыгы Феликс Гоголь хәбәр итте.

Исегезгә төшерәбез, көндез Россия Эчке эшләр министрлыгының Баш идарәсе Татарстан территориясендә 2 май көнне 17 сәгатьтән - 3 май көнне 22 сәгатькә кадәр республика буенча урыны белән тизлеге 15-18 метрга җитә торган көчле җил һәм яшен булачагын кисәтте.

«Бу кичтә яшен булу ихтималы әле дә бар. Хәзерге вакытта сүз 3 майда булачак тотрыксыз һава торышы турында бара. Иртәгә көндез әле җылы булачак. Ягъни көндез температура артык төшмәячәк - көн кисәк кенә суытмаячак. Ләкин иртәгәге көн - күрсәткеч түгел, яңгыр явачак, бераз суытачак, әмма пәнҗешәмбе һәм җомга шикелле үк салкын булмаячак», - дип аңлатты ул.

«Ә менә пәнҗешәмбе шактый суытачак, 4 майда көндез 9-14 градус җылы булыр дип көтелә. 5 майда көндез 7-12 градус, ә төнлә температура 0 градуска кадәр төшәчәк», - дип кисәтте Феликс Гоголь.
Ул шулай ук республика территориясендә яшен булу ихтималы сакланачагын җиткерде, тик ул билгеле бер урыннарда гына булыр дип көтелә.

«Бүген республика буенча урыны белән төнлә, һәм иртәгә яшен булырга мөмкин. Әлегә яшен Казан яныннан узды, әмма аның бүген, иртәгә һәм аннан соңгы көндә булуы ихтимал», - диде Ф. Гоголь.

Синоптиклар фаразлавынча, 4 һәм 5 майда Татарстанда һава температурасы шактый түбәнәячәк. 3 май төненнән 4 майга 3-8 градус җылылык, көндез 9-14 градус булыр дип көтелә. 5 майда төнлә - 2 градустан 3 градуска кадәр һәм көндез 7-12 градус җылы булачак.

Беренчел мәгълүматлар буенча, 6-8 май көннәрендә Татарстанда салкын һава торышы сакланачак.

Сүз уңаеннан, 1 һәм 2 майда Казанда һава температурасы рекордка якынлашкан иде. 2 май көнне максимум 27,4 градус булган. Бүген метеорологлар Татарстан башкаласында 26,5 градус җылылык булуын белдерде. Кичә, 1 май көнне, температура рекордына 0,5 градус җитмәгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk