"Татфондбанк" башлыгы Роберт Мусин вазифасыннан азат ителде
"Татфондбанк" җитәкчесе Мусин Роберт Ринат улы рәсми приказ нигезендә вазифасыннан азат ителде. Приказга кул куелган көннән башлап аңа хезмәт хакы да түләнмәячәк диелә әлеге документта. Шулай ук "Татар-Информ" хәбәр итүенчә, Татфондбанк "Онлайн Партнер», «Интернет-клиент» һәм мобиль кушымталарын япкан. Кредит оешмасының рәсми сайтында "Татфондбанк" аркылы түләүләрдән тыелуыгызны үтенәбез" дигән мөрәҗәгать бастырылган....
"Татфондбанк" җитәкчесе Мусин Роберт Ринат улы рәсми приказ нигезендә вазифасыннан азат ителде. Приказга кул куелган көннән башлап аңа хезмәт хакы да түләнмәячәк диелә әлеге документта.
Шулай ук "Татар-Информ" хәбәр итүенчә, Татфондбанк "Онлайн Партнер», «Интернет-клиент» һәм мобиль кушымталарын япкан. Кредит оешмасының рәсми сайтында "Татфондбанк" аркылы түләүләрдән тыелуыгызны үтенәбез" дигән мөрәҗәгать бастырылган.
Бу карар бүген иртән Россиянең Үзәк Банкы керткән мораторийга бәйле.
ТФБ матбугат үзәге тараткан хәбәрдә иминият очраклары буенча түләүләр 2016 елның 29 декабренә кадәр башланачак диелгән. Шушы датага кадәр Кертемнәрне иминиятләштерү агентлыгы кертемнәр буенча акчаларны кайтару урыны, вакыты, формасы һәм тәртибе турында мәгълүматны хәбәр итәчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев