Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Татарстанда куркыныч сагызлар сатуны тыйганнар

"Сак булыгыз! Балаларга куркыныч сагызлар саталар. Аларның кабында язылган уен шартлары суицидларга да этәрә", - дигән хәбәр тиз арада интернет челтәрләрендә таралып, халык арасында зур шау-шу куптарды. Дөрестән дә, республикабыз кибетләрдә "Правда или действие" дигән исем астында уен шартлары язылган чит ил сагызлары сатылган булган. Аларның биремнәрен укый башлагач, бик...

"Сак булыгыз! Балаларга куркыныч сагызлар саталар. Аларның кабында язылган уен шартлары суицидларга да этәрә", - дигән хәбәр тиз арада интернет челтәрләрендә таралып, халык арасында зур шау-шу куптарды. Дөрестән дә, республикабыз кибетләрдә "Правда или действие" дигән исем астында уен шартлары язылган чит ил сагызлары сатылган булган. Аларның биремнәрен укый башлагач, бик куркыныч һәм сәер гамәлләргә өндәмәләр ачыкланган.

Алар интеренет челтәрендә популяр булган "үлем төркемнәре" белән дә аваздаш яңгыраган. Мисал өчен сагыз кабында "Үлем алдыннан нәрсә эшләп калырга кирәк? Үз җавабың белән интернет челтәрендә бүлеш" яки "Җәмәгать урынында иң биек җиргә менеп селфи яса!" кебекләре булган. Бу, иң беренче чиратта, ата-аналар арасында зур канәгатьсезлек тудырган. Алар мондый сагызларның янаган куркынычы турында интеренет челтәрендә күпсанлы хәбәрләр тарата башладылар. Нәтиҗәдә, республикабызда мондый сагызларны сатудан ала башлаганнар. Мәгълум булганча, аны җитештерүче компания дә халык авазына колак салган.

- Без "Дөресме әллә гамәл" реклама кампаниясен туктаттык. Актив реклама чараларын бетереп, сагызларда гамәлләрне уйлап башкарырга кирәклеген ассызыклаучы өстәмә мәгълумат та урнаштырдык", - дип хәбәр иттеләр сагызны чыгаручы компаниянең матбугат-хезмәтендә.

Шәһәребездә дә әлеге сагызлар сатуда күзәтелгән. Әмма Россия Эчке эшләр министрлыгының Яр Чаллы буенча идарәсендә хәбәр иткәнчә,

Чаллылардан алар тәэсирендә алган зыян турында полиция хезмәтенә мөрәҗәгать итүчеләр әлегә юк. Булмасын да, дип өметләнәсе килә. Гомумән, мондый күренеш тагын бер кат әйлән-тирәбезгә игътибарлы булып яшәүне кисәтте. Уеннан уймак чыгармас өчен һәрвакыт уяу булырга кирәк.

Альбина ЗАРИПОВА, "Шәһри Чаллы"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk