Ул - Казанның 2 нче лицей-интернаты укытучысы.
(Казан, 6 октябрь, "Татар-информ", Гөлнар Гарифуллина). Казанның 2 нче лицей-интернатының математика укытучысы Алмаз Хәмидуллин Татарстанның "Ел укытучысы-2017" булды. Бу хакта "Корстон" комплексында Укытучы көненә багышлап уза торган тантанада игълан иттеләр.
Шулай ук, Алмаз Хәмидуллин Россиянең иң көчле укытучылары бишлегенә эләккән. Аларны Мәскәүдә Россия Президенты Владимир Путин тәбрикләгән.

Нет комментариев