Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
Хәбәрләр

Татарстанда һава торышы бозылу сәбәпле, ерак юлларга чыкмаска киңәш ителә

Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ идарәсе һава торышы начараю сәбәпле, машина йөртүчеләргә ерак юлга чыкмаска киңәш итә. Бу хакта идарәнең матбугат хезмәте яза. Метеорологлар хәбәр иткәнчә, республика территориясендә юеш кар кар һәм яңгыр явуы көтелә. Җилнең тизлеге секундына 16 метрга җитәчәк. Температура түбәнәю сәбәпле, юлда бозлавык барлыкка килү...

Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ идарәсе һава торышы начараю сәбәпле, машина йөртүчеләргә ерак юлга чыкмаска киңәш итә. Бу хакта идарәнең матбугат хезмәте яза.

Метеорологлар хәбәр иткәнчә, республика территориясендә юеш кар кар һәм яңгыр явуы көтелә. Җилнең тизлеге секундына 16 метрга җитәчәк. Температура түбәнәю сәбәпле, юлда бозлавык барлыкка килү ихтималы бар.

Машина йөртүчеләргә юлда игътибарлы булырга киңәш ителә. Юл һәм метеорологик шартларны исәпкә алып, куркынычсыз юл хәрәкәтен тәэмин иткән тизлекне сайлау кирәк. Шулай ук куркыныч маневрлардан да баш тарту мөһим, дип яза "Татар-информ".

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев