Татарстан синоптиклары алдагы көннәргә һава торышының нинди булачагын әйтте
Хәбәрләр

Татарстан синоптиклары алдагы көннәргә һава торышының нинди булачагын әйтте

Республикада алдагы өч көн яңгырлы һәм җилле булачак.

Татарстан Гидромеиеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматларына караганда, иртәгә, 5 июньдә, алмашынучан болтылы һава торышы саклана, урыны белән кыска вакытлы яңгырлар көттелә. Көнбатыштан, төньяк-көнбатыштан уртача тизлектә җил. исәчәк. Төнлә һаваның минмаль температурасы +1...+6, көндез иң югары температура +12...+17 градус булачак.

Казанда төнлә болытлы, урыны белән кыска вакытлы яңгыр, төньяк-көнбатыштан уртача тизлектә җил көтелә, һава температурасы +2...+4 градус булачак. Көндез аязучан болытлы, явым-төшемнәр көтелми, көнбатыштан талгын җил, һаваның минималь температурасы +12...+14 градус булачак.

6 июньдә шулай ук алмашынучан болытлы һава, төнлә урыны белән күпчелек районнарда яңгыр, яшен көтелә. Көнбатыштан һәм көньяк-көнбатыштан талгын җил исә. Синоптиклар бу көнне вакыты белән җилнең тизлеге секундына 18 метрга, яшен вакытында 20 метрга кадәр җитеп көчәю ихтималы булуын да җиткерә. Төнлә һаваның минималь температурасы +4...+9, көнбатышта +12, көндез иң югары температура +12...+17 градуска күтәрелә.

Чәршәмбе, 7 июньдә, аязучан болытлы һава торышы көтелә. Төнлә урыны белән кыска вакытлы яңгырлар, көндез күпчелек районнарда яңгыр, урыны белән яшен фаразлана. Көнбатыштан, төньяк-көнбатыштан талгын җил, яшен вакытында аның тизлеге секундына 20 метрга кадәр җитәчәк. Төнлә һаваның минималь температурасы +4...+9, көндез иң югары температура +15...+20 градус булачак.

Татар-информ


Нет комментариев