Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Ташлы Елгадан Гөлназ Сәлләмова авырлыкларга бирешми

... Операция ясаганнан соң, берничә көн үткәч, Гөлназның хәле начарланып китә. Реанимациягә алып киткәндә әнисенә ул, соңгы көчен җыеп: "Бәхил бул, әни, шундый ерак юлга - Мәскәүгә кадәр йөрткәнем өчен гафу ит мине. Сеңлем Алинәне мине яраткан кебек яратыгыз", - ди. Табиблар аның бу сүзләрен ишеткәннән соң, Фәния апага, кызыгыз...

Шөкер, бу көннәр инде еракта калды. Ташлы Елга авылы кызы Гөлназ Сәлләмованың хәзер күңеле көр, кәефе яхшы. Ә бит аңа бөтенләй чит-ят булган кешеләрнең теләктәшлеге, матди һәм рухи ярдәме булмаса, Гөлназның киләчәген күз алдына да китерүе авыр булыр иде.

Бу дөньяга аваз салганда Гөлназ гомерлек травма ала һәм аңа балалар церебраль параличы - ДЦП дигән диагноз куела. Поч.Сутер урта мәктәбенең беренче-икенче сыйныфларында укырга ул култык таяклары ярдәмендә йөри, әмма тора-бара таяклар белән дә йөрү авырлаша башлый: Гөлназ өйдә укуга күчерелә. 12 яше җиткәндә анда авыруның тагын да җитдиерәге үзен сиздерә - умыртка баганасында бик көчле сколиоз башлана һәм ул инвалид коляскасына утырырга мәҗбүр була.

- Әлбәттә, 12 яшьтән коляскада гына утыру авыр булды. Әмма мин аны тормышның чираттагы сынавы һәм ул мине рухи яктан тагын да көчлерәк итә, дип кабул иттем, - ди ул. - Сколиоз - бик мәкерле авыру, тора-бара ул минем эчке органнарыма зур зыян сала башлады. Үпкәләрем кысылганлыктан, сулау авырлашты, йөрәгем нык чәнечте, аякларым шеште. Физик күнегүләр, массаж ясау, арканы аз гына да булса тотып тору өчен махсус корсет киюнең дә файдасы сизелмәде. Корсетны ике ел саен алыштырып тора идек, ә соңгысы аеруча уңышсыз булып чыкты: авыр булганлыктан, тәнемне авырттырды, киеп 3-4 сәгать үтүгә ул, тиремне ертып, хәтта канатып бетерә иде. Узган ел бер эссе көнне урамда коляскада йөреп кайтканнан соң, аны тәнемнән кубарып диярлек алдык һәм мин бу төнне бөтенләй йоклый алмыйча, уйланып чыктым.

Бу төн турында интернеттагы махсус төркеменә Гөлназ болай дип яза: "Бик авыр иде миңа... Бигрәк тә рухи яктан. Хәлемә хәтта бәя дә бирә алмыйм. Алга таба бару өчен, мөгаен, миңа моның барысын да үз башымнан кичерергә кирәк булгандыр. Иртә белән мин инде тормышымны яхшыга үзгәртү теләге белән уяндым".

Язма белән тулырак газетада таныша аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев