Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Ташлы-Елгада яңа ФАП ачылды (+Фото)

Ташлы-Елга авылында модульле фельдшер-акушерлык пункты куллануга тапшырылды. Аны "Строй-Гарант" оешмасы төзүчеләре сафка бастырды. Медпунктны ачу тантанасында район һәм үзәк дәваханә җитәкчелеге, килгән кунаклар, авыл халкы катнашты. Районыбыз республикада эшләп килүче 30лап программада катнаша,социаль объектларны сафка бастыру юнәлешендә күп эшләр башкарыла. Быел Кукмарада - 260 урынга исәпләнелгән балалар бакчалары төзелеп куллануга...

Ташлы-Елга авылында модульле фельдшер-акушерлык пункты куллануга тапшырылды. Аны "Строй-Гарант" оешмасы төзүчеләре сафка бастырды. Медпунктны ачу тантанасында район һәм үзәк дәваханә җитәкчелеге, килгән кунаклар, авыл халкы катнашты.

Районыбыз республикада эшләп килүче 30лап программада катнаша,социаль объектларны сафка бастыру юнәлешендә күп эшләр башкарыла. Быел Кукмарада - 260 урынга исәпләнелгән балалар бакчалары төзелеп куллануга тапшырылды. Район үзәк дәваханәсендә дә шактый саллы суммага төзелеш эшләре алып барылды. Бүген исә районда унынчы фельдшер-акушерлык пунктын файдалануга тапшырабыз. Бу медпункт халыкка игелекле хезмәт күрсәтсен.

Модульле медпунктта яңа җиһазлар урнаштырылган. Бурсык Елга һәм Ташлы-Елга авыллары халкына фельдшер Гөлназ Хәбибрахманова хезмәт күрсәтә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев