Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

“Салават күпере” иҗат берләшмәсе РДКда 50 еллык юбилеен билгеләп үтте (фоторепортаж)

Район Мәдәният йорты кичә иҗат сөючеләрне үзенә җыйды. Биредә "Салават күпере" иҗат берләшмәсе оешуга 50 ел тулу уңаеннан зур чара узды. Шулай ук рәссамнарның республика конкурслары лауреаты Нурислам Галиевның иҗади эшчәнлегенә 50 ел тулуга багышланган шәхси күргәзмә дә ачылды. Иҗат бәйрәмендә катнашучыларны район башлыгы урынбасары Равия Каримуллина тәбрикләп, "Салават күпере"...

Район Мәдәният йорты кичә иҗат сөючеләрне үзенә җыйды. Биредә "Салават күпере" иҗат берләшмәсе оешуга 50 ел тулу уңаеннан зур чара узды. Шулай ук рәссамнарның республика конкурслары лауреаты Нурислам Галиевның иҗади эшчәнлегенә 50 ел тулуга багышланган шәхси күргәзмә дә ачылды. Иҗат бәйрәмендә катнашучыларны район башлыгы урынбасары Равия Каримуллина тәбрикләп, "Салават күпере" берләшмәсенең җитәкчесе, ветеран журналист Рәшит Минлегалиевка "Кукмара муниципаль районы алдындагы казанышлары өчен" медален тапшырды. Шаһинур Мостафин, Нурислам Галиев, Галиәхмәт Гатин, Илгиз Зариповлар исә район башлыгы Сергей Димитриевның Мактау грамоталарына ия булдылар.

Юбилейга язучылар, якташлар бик күп кайткан иде. Фоат Галимуллин, Шаһинур Мостафин, Газинур Морат, Таһир Исмәгыйлев, Расих Сабирҗанов, Рифә Рахман, Шәмсия Җиһангирова, Ләбиб Лерон, Рүзәл Мөхәммәтшин, Марзыя Мухина, Шәмсия Хәлимова, Нәҗип Әминовлар үзләренең истәлекләре белән уртаклаштылар, тамашачыларга иҗат җимешләрен бүләк иттеләр.

Бәйрәм якташларыбыз башкаруындагы бик матур җырлар белән үрелеп барды. Кичәдә катнашкан һәркем күңеленә рухи азык туплап, рәхәтләнеп ял итеп таралышты.

Алсу ИДРИСОВА, Эльвира МӨБАРӘКШИНА фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев