Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Күрше Саба районының Эзмә авылында гарасат: давыл электр үткәргечләрен өзгән, биналарга зыян килгән

Әнисе яшәгән йортка давыл зыян салуын ишетеп, Татарстан урман хуҗалыгы министры Алмас Нәзиров та кайтып җиткән Дүшәмбе көнне сәгать кичке 4ләр тирәсендә табигать үзенең "хикмәтләрен" күрсәтте: Эзмә авылы өстеннән зур гарасат үтте, дип яза "Саба таңнары" газетасы. Давыл электр үткәргечләрен өзде, унга якын шәхси хуҗалык һәм "Игенче" җәмгыятенең административ, балалар...

Әнисе яшәгән йортка давыл зыян салуын ишетеп, Татарстан урман хуҗалыгы министры Алмас Нәзиров та кайтып җиткән

Дүшәмбе көнне сәгать кичке 4ләр тирәсендә табигать үзенең "хикмәтләрен" күрсәтте: Эзмә авылы өстеннән зур гарасат үтте, дип яза "Саба таңнары" газетасы.

Давыл электр үткәргечләрен өзде, унга якын шәхси хуҗалык һәм "Игенче" җәмгыятенең административ, балалар бакчасы биналары зыян күрде. Сарай, мунча түбәләре куптарылды, шиферлар очты, профнастил гармун сыман изелде, сынган, ауган агачларның исәбе юк. Гарасат Нуршат Сәгыйтовлар йортыннан башланган, аларның сарай түбәсендәге профнастилларны ике өй аша күтәреп алып китеп, кибет каршындагы баганага китереп сылаган. "Ярый, шул багана булган инде, каршыда безнең йорт иде",- дип сөенә Чулпан Вәесова. Көч-куәтен, кайдан, ни рәвешле үтәсен алдан берничек тә билгеләү мөмкин булмаган өермә берничә минут эчендә зыян салган. Бәхеткә, кешеләр гомере, сәламәтлеге белән бәйле фаҗига юк.

"Давыл басылгач, ишекне ачып карасак, яңа эшләнгән сарай түбәсе юк, фронтоны белән урамның каршы ягындагы йортның бакчасына китереп ташлаган. Ничек өйләре, машинасы өстенә төшмәгән",- дип шакката иң зур каза күргән Илдус Шәйдуллин. Ул инде профнастилларны ишек алдына ташып куйган, ләкин алар эшкә ярарлык түгел. Зыян шактый зур, яңа эшләнгән каралтыны иминиятләштерергә өлгермәгән идек, дип уфтана гаилә башлыгы.

Әнисе яшәгән йортка давыл зыян салуын ишетеп, Татарстан урман хуҗалыгы министры Алмас Нәзиров та кайтып җиткән. "Өйне яшен сукты дип торам. Тәрәзәдән ак томан гына күренеп торды. Җил тынгач, ишегалдына чыксам, андагы галәмәтне әйтеп аңлата торган түгел иде. Арчадан, Шәмәрдәннән туганнар килеп, тәртипкә салдылар, калайларны 100 метрдагы ферма яныннан ташыдылар",- дип Закирә әби Нәзированың олы кызы Хаҗибә апа. Хәзер зыян күрүчеләр җимерекләрне төзәтә.

Электр линияләре инде төзәтелгән, икенче көнне иртәнге 9ларга кулланучыларга ут бирелгән, дип яза Саба районы газетасы.

http://tat.tatar-inform.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев