Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Рөстәм Миңнеханов православие динен тотучыларны Пасха бәйрәме белән котлады

Президент Христосның Яңадан туу бәйрәме уңаеннан иман ныклыгы, бәхет, сәламәтлек, иминлек, илгә-көнгә тынычлык теләде. (Казан, 16 апрель, "Татар-информ"). Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов православие динендәгеләрне Пасха бәйрәме белән котлады. Бу хакта Президентның матбугат хезмәте җиткерә. "Православие динендәге хөрмәтле ватандашлар! Сезне Бөек пост тәмамлану һәм Христосның Яңадан туу бәйрәме уңаеннан чын...

Президент Христосның Яңадан туу бәйрәме уңаеннан иман ныклыгы, бәхет, сәламәтлек, иминлек, илгә-көнгә тынычлык теләде.

(Казан, 16 апрель, "Татар-информ"). Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов православие динендәгеләрне Пасха бәйрәме белән котлады. Бу хакта Президентның матбугат хезмәте җиткерә.

"Православие динендәге хөрмәтле ватандашлар! Сезне Бөек пост тәмамлану һәм Христосның Яңадан туу бәйрәме уңаеннан чын йөрәктән тәбрик итәм.

Православие динен тотучылар зурлап, бәйрәм ризыклары әзерләп кабат Пасханы билгеләп үтәләр.

Христосның яңадан тууы - рухи яңарышны, игелекле эшләр кылу шатлыгын чагылдыручы якты бәйрәм, ул якыннарыңа җан җылыңны кызганмаска, тирә-юньдәгеләр белән тыныч һәм матур яшәргә, туган йортыбыз турында һәрчак кайгыртырга өнди. Мәшһүр рус шагыйре Сергей Бехтерев үз вакытында: «Бүген Христос яңадан туган көн. Ишетелә һәркайда гүзәл бер өн: бүген һәркем һәм һәр ни кичерелсен, кайгы, үпкәләр юклыкка күчерелсен!» - дип язган иде.

Традицион диннәр үсешенә даими ярдәм күрсәтелә, төрле халык вәкилләре һәм төрле дин тотучылар арасында хезмәттәшлекне һәм үзара аңлашуны ныгытуга зур игътибар бирелә килгән күпмилләтле Татарстанда Пасханы дусларча, туганнарча ачык күңел, хәерхаһлык һәм игелек теләү рухында уздыралар.

Республикада православие дине белән бәйле зур вакыйгалар еш булып тора. Богородица монастыреның Казан Мәрьям Ана иконасы соборын яңадан торгызу һәм иске йола кафедра соборын реставрацияләү эшләре киң колач алды һәм болар соңгы вакытта дини яңарыш символына әйләнде. Булачак патриарх Гермоген пастырь буларак дингә хезмәт итү юлын башлап җибәргән борынгы Никола-Кунакханә яны чиркәвен дин тотучыларга кайтарып бирүнең әһәмияте гаять зур булды.

Изге Пасха православие динен тотучыларга тагын да күбрәк яшәү көче өстәр һәм игелекле гамәлләргә җилкендерер дип ышанам. Чын йөрәктән барыгызга да иман ныклыгы, бәхет, сәламәтлек, иминлек, илгә-көнгә тынычлык телим!" - диелә Президентның котлавында.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk
2
X