Район үзәк дәваханәсендә наркомания диагнозы белән 7 кеше исәптә тора
Исәптә торучылар арасында дәвалану теләге белән үзләре килүчеләр дә, полиция хезмәткәрләре тарафыннан наркопритоннарда тоткарланып китерелүчеләр дә бар
Моннан берничә ел элек телевидение каналларының берсендә барган, хәзер исә кабатлап күрсәтелүче "Клон" сериалын күпләр хәтерлидер әле. Бернинди мохтаҗлык күрмичә, кадер-хөрмәттә, байлыкта үскән кыз - Мэлның наркоманга әйләнеп, өеннән әйберләр алып чыгып китеп, шуларны чираттагы дозага алыштыруын, япь-яшь килеш тормыш төпкеленә тәгәрәвен тетрәнеп караган идек. Кызганыч, начар гадәтләрне үз итеп, күңелен начарлыкка салган, "кәеф"не беренче урынга кую нәтиҗәсендә хәтта гаиләләрен, якын кешеләрен югалткан, җинаятьчелек юлына басучылар үзебездә дә юк түгел.
-Бүгенге көндә район үзәк дәваханәсендә наркомания диагнозы белән 7 кеше (2 хатын-кыз, 5 ир-егет) исәптә тора. Аларның уртача яшьләре 30-45 яшь. Исәптә торучылар арасында дәвалану теләге белән үзләре килүчеләр дә, полиция хезмәткәрләре тарафыннан наркопритоннарда тоткарланып китерелүчеләр дә бар, - ди табиб-нарколог Рөстәм Сабирҗанов. - Әлеге наркоманнар даими рәвештә дәваханәдә тикшеренү узалар, без аларга булдыра алганча ярдәм итәргә тырышабыз. Әмма арада наркотик кулланудан туктаганнан соң барлыкка килгән бушлыкны исерткеч эчемлекләр белән тулыландыручылар да юк түгел. Андыйлар белән дә даими эшлибез, баткаклыктан чыгарга булышабыз. Шунысы сөенечле: Кукмарада наркоманнар саны кимү ягына бара. Героин, морфиннан башка тормышларын күз алдына да китерә алмаучыларга бу наркотикларны табу шактый кыенлашты, чөнки наркополицейскийларның тырышлыгы белән аларны тәэмин итү каналлары ябыла бара. Элек наркоманлык буенча дәваханәдә исәптә торып, хәзер тәүбәгә килгән, тулысынча сәламәтләнгән бер ир-егетнең сүзләрен бер онытасым юк: "Кукмарага наркотиклар кертүне чикләгән полиция хезмәткәрләренә рәхмәтем зур. Әгәр бу эш туктатылмаган булса, мин әлеге сазлыктан чыга да алмаган булыр идем", - дигән иде ул. Хәзер аның эше дә, гаиләсе дә, балалары да бар. Тик менә наркотикларның яңа төрләре дә көннән-көн чыгып кына тора бит. Интернет челтәрендәге кайбер сайтларда да нинди генә наркотик матдәләр тәкъдим ителми. Күпчелек наркоманнар үзләренә кирәкле препаратны зур шәһәрләргә барып алдан сөйләшенгән схема буенча алып кайталар һәм кулланалар. Мондый очраклар кукмаралылар арасында да булды. Наркотик сатучылар күбрәк бернинди шөгыле булмаган яшьләрне үз ятьмәләренә эләктерергә тырыша. Шуның өчен әти-әниләр балаларына карата аеруча игътибарлы булсыннар иде. Ул-кызларында нинди дә булса үзгәрешләрне сизү белән, бәлане булдырмый калу өчен, ашыгыч рәвештә белгечләргә мөрәҗәгать итү зарур.
Наркоманнарга автомобиль руле артында урын юк, дисәләр дә, кайберәүләр әлеге сүзләргә алай ук игътибар бирми. Әмма чираттагы "кәеф"тән соң машина белән юлга кузгалган шофер үзенең башка транспортка һәм җәяүлеләргә ни дәрәҗәдә хәвеф тудыруын уйлар хәлдә булмый шул...
-Быел район үзәк дәваханәсендә наркоманлык буенча исәптә торучы ике кеше суд тарафыннан транспорт йөртү таныклыгыннан вакытлыча азат ителде, - ди район прокуроры ярдәмчесе Рамил Зәйнетдинов. - ЮХИДИдән наркологта исәптә торучы берничә кешенең автомобиль белән идарә итүе һәм аларга карата чара күрергә кирәклеге хакында мәгълүмати хат алынды. Мәгълүматлар район үзәк дәваханәсендә тикшерелде. Диагнозга карап, табиблар комиссиясе карар чыгарды. Аның нигезендә судка мөрәҗәгать иттек. Тулысынча дәваланып беткәнче һәм исәптән төшерелгәнче Суд карары нигезендә әлеге ир-егетләр транспорт йөртә алмаячак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев