Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

«Почта белән укыйбыз» акциясе узачак

2017 елның 1 октябреннән 30 ноябренә кадәр Россия Почтасы ил буенча урнашкан бүлекләрдә басма матбугатка ярдәм йөзеннән «Почта белән укыйбыз» акциясе уздырачак.

100 сумнан артык бәягә газета-журнал алучыларга бүләккә кроссвордлар җыентыгы биреләчәк, 500 сумнан артык бәягә матбугат сатып алучыларга Россия Почтасы бүлеге фондындагы китапны сайлап алырга мөмкин булачак.

Акциянең максаты булып берәмләп сатуга ярдәм итүдән тыш, ил буенча халыкны сыйфатлы әдәбият белән тәэмин итү һәм укуны популярлаштыру тора. Күпчелек почта бүлекләре газета киосклары һәм китап кибетләре булмаган җирләрдә урнашкан.

Россия Почтасы беренче тапкыр әлеге акцияне 2016 елда уздырды. Чара нәшрият оешмалары тарафыннан актив хупланып, Россия Потасы клиентлары арасында уңай кабул ителде.

http://mic.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев