Мәскәүдә полиция идарәсенең мәдәният үзәге яна
Мәскәү үзәгендәге административ бинадагы янгын иртәнге сәгать 6да чыккан. Катлаулылыгы ягыннан аңа югары дәрәҗәдәге янгын, дип бәя бирелгән. Янгын биш катлы бинада чыккан. Ут өченче һәм дүртенче катларны камап алган. Янгынга куркынычлыгы буенча өченче дәрәҗә бирелгән. Хәзергә 200 квадрат метр мәйданны ут камап алуы билгеле. Янгын Россия Эчке эшләр министрлыгының...
Мәскәү үзәгендәге административ бинадагы янгын иртәнге сәгать 6да чыккан. Катлаулылыгы ягыннан аңа югары дәрәҗәдәге янгын, дип бәя бирелгән.
Янгын биш катлы бинада чыккан. Ут өченче һәм дүртенче катларны камап алган. Янгынга куркынычлыгы буенча өченче дәрәҗә бирелгән. Хәзергә 200 квадрат метр мәйданны ут камап алуы билгеле. Янгын Россия Эчке эшләр министрлыгының Мәскәү шәһәре буенча баш идарәсенең мәдәният үзәгендә чыккан, диелә.
Гадәттән тыш хәл урынында 25тән артык янгын сүндерү машинасы эшли, якын-тирәдәге урамнар ябылган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев