Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Мәмәшир урта мәктәбе укучылары китап күргәзмәсе буйлап сәяхәткә чыкты

Балалар язучысы, шагыйрь Хәкимҗан Халиковның тууына 85 ел уңаеннан Мәмәшир урта мэктәбенең башлангыч сыйныф укучылары белән "Канатлы дөнья" исемле китап күргәзмәсе буйлап сәяхәткә чыктык.

Язучының тормыш юлын өйрәндек, балалар дөньясын төрле яклап гәүдәләндергән ихлас, самими шигырьләрен укыдык. Ә инде алар өчен иң ошаганы сөйләм кимчелекләрен бетерергә ярдәм итә торган телшомарткычлар булды. Язучының мөстәкыйль фикер йөртергә өйрәтә торган сәхнә уеннары, төрле шигъри башваткычлар, табышмаклары да балалар тарафыннан бик теләп кабул ителде, дип хәбәр итте Мәмәшир авылы китапханәчесе Зөлфия Габдуллина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев