Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

"Мегафон" үз проблемаларын вирус атакасы белән бәйләми

"Мегафон"ның техник белгечләре элемтәне торгызу эшләрен башкара, якын арада аларны төгәлләргә ниятли. (Казан, 19 май, "Татар-информ"). "Мегафон" үз проблемаларын вирус атакасы белән бәйләми, дип хәбәр иттеләр "Татар-информ"га әлеге оешма матбугат хезмәте. "Хәзер Мәскәүдә һәм берничә башка шәһәрдә тавыш элемтәсе белән вакытлы кыенлыклар күзәтелә. Шалтыратуның уңышлылыгы (сыйфаты) кимү- 30 процент. "Мегафон"ның...

"Мегафон"ның техник белгечләре элемтәне торгызу эшләрен башкара, якын арада аларны төгәлләргә ниятли.

(Казан, 19 май, "Татар-информ"). "Мегафон" үз проблемаларын вирус атакасы белән бәйләми, дип хәбәр иттеләр "Татар-информ"га әлеге оешма матбугат хезмәте.

"Хәзер Мәскәүдә һәм берничә башка шәһәрдә тавыш элемтәсе белән вакытлы кыенлыклар күзәтелә. Шалтыратуның уңышлылыгы (сыйфаты) кимү- 30 процент. "Мегафон"ның техник белгечләре элемтәне торгызу эшләрен башкара, якын арада аларны төгәлләргә планлаштыра", - дип хәбәр итте "Татар-информ"га оешманың җәмәгатьчелек белән элемтә белгече Екатерина Архипова.

Шул ук вакытта, компаниядә билгеләп үткәнчә, мобиль Интернет гадәти режимда эшли һәм шалтыратуларны мессенджерлар (Телеграм, WhatsАpp һ.б.) аша башкарып була.

"Соңгы 20 минут эчендә ММЧ тарафыннан "Мегафон" дагы техник проблемаларны Wanacry вирус атакасына бәйле булу ихтималы турында сораулар килде. Җавап бирәбез - безнең бу ике вакыйганы бәйләрлек нигез юк. Челтәр җиһазының бер элементында авария булды. Бу кимчелекне тиз арада бетерү өчен кулдан килгәннең барын да эшлибез", - дип өстәде Екатерина Архипова.

Исегезгә төшерәбез, элегрәк "Татар-информ" "Мегафон", "Билайн" ("Вымпелком" компаниясе бренды) һәм Yota мобиль операторлары клиентларының элемтә белән кыенлык туганы турында язып чыкты. Беренче булып, бу хакта "Мегафон" хәбәр итте, аның артыннан ук "Билайн" һәм "Yota" үз проблемалары хакында әйтте. Мобиль интернет гадәти режимда эшли.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев