Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

МЧС: Татарстанда, көн үзәгеннән башлап, көчле җил һәм яшенле яңгыр көтелә

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе Татарстанда 3 июньдә 12 дән 18 сәгатькә кадәр һава торышы бозылачагын кисәтә.

Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе фаразлары буенча бүген, 3 июньдә, Татарстан республикасы территориясендә 12 дән 18 сәгатькә кадәр урыны белән төньяк-көнбатыштан секундына 15-18 метрга кадәр көчәючән кыска вакытлы җил һәм яшенле яңгыр көтелә. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

Көчле җил һәм яшенле яңгыр вакытында урамда булганда, электрүткәргеч линияләр, агачлар, реклама такталары, стендлар, өй кәрнизләре кебек әйберләр яныннан ераграк булу сорала, черегән агач һәм начар түбәләр астында торырга киңәш ителми.

Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk