Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

"Маяк" - "Штиль" маркасының рәсми дилеры (фото)

Беркөнне танышыбыз Кукмараның "Маяк" кибетеннән пычкы алып кайткан да, шуны мактапмы-мактый: "Штиль" маркасы астында җитештерелгән бит ул, шуның өчен сыйфаты да менә дигән, файдалану өчен уңайлы һәм бәясе дә кулай. Үзегез барып күрегез әле, анда ниләр генә юк!" Хәзер андый эш кораллары ике кибетнең берсендә сатылганлыктан, сүзләренә алай зур игътибар...

...Кызгылт-сары төстәге "Маяк" кибете әллә кайдан балкып күренеп тора. Веранда өлешенә бер-бер артлы тезеп куелган төрледән-төрле велосипедларны карый-карый бина эченә үтәбез. Анда исә... йорт һәм хуҗалык кирәк-яраклары шулкадәр күп ки, хәтта күзләр камаша.

-Үзебезнең эшчәнлекне инде 10 ел алып барабыз. Бирегә поселокның Ленин урамыннан узган елның март аенда күчендек. Кибеттә төрлелек, чыннан да, бик зур. Халыкка бензин һәм электр белән эшли торган инструментлар, мотоблок, мотокультиватор, төрледән-төрле станоклар, велосипедлар, чаңгылар һәм башка товарлар тәкъдим итәбез. Без - "Штиль" маркасының рәсми дилерлары. Шулай ук аларның продукцияләрен дә беренчеләрдән булып кибетебездә сата башладык. Бары тик "Маяк"та гына гарантия хезмәте күрсәтү сервис үзәге бар. Интернет челтәрендәге "Штиль" сайтында теркәлү узучылар өчен хәзер товарга ике еллык гарантия бирелә, - ди кибет хуҗасы, шәхси эшмәкәр Регина Басыйрова. - Кибетнең ачылу көнендә "Инкор" компаниясенең "Штиль" маркасы вәкилләре белән бергәләп "Немец техникасы" көне уздырган идек. Анда Олыяз авылыннан бер ир кеше бензин белән эшли торган пычкы отты. Шулай ук башкалар да күптөрле бүләкләргә ия булдылар.

Шул ук инструментларны һәм майларны "Штиль" маркасы астында ялганлап җитештерүчеләр һәм сатуга чыгаручылар да бар икән. Ялган юл белән акча үзләштерүчеләр тозагына эләгә күрмәгез, дип кисәтә кибет хезмәткәрләре. Акчагызны юкка сарыф итмәс өчен туп-туры "Маяк" кибетенә килеп, аннан "Штиль" маркалы бензин пычкылары, майлар, Австриянең "Викинг" фирмасы җитештергән газон чапкыч һәм башка товарлар сатып алсагыз, һич үкенмәссез!

-Соңгы вакытта "Штиль"нең аккумуляторлы инструментларына да зур игътибар бирелә башлады. Аккумулятор ярдәмендә эшли торган пычкы, чалгы, кайчыларга кибеттә төрлелек зур, - ди Регина. - Мин үзем быел февраль аенда Германиянең "Штиль", Австриянең "Викинг", Швейцариянең "Штиль" чылбыр заводларында булып кайттым. Мин заводлардагы югары эшчәнлек, сыйфат контроле булуына игътибар иттем. Юктан гына "Штиль" пычкыларын бөтен дөньяда 1нче номерлы дип йөртмиләр шул! Әлеге марка белән эшләвебезгә горурланам. Алга таба да алар белән хезмәттәшлек итәчәкбез. Товар бәяләрен алай кыйммәт дип әйтмәс идем. Әмма без югары сыйфат ягында. Сыйфатлы товар ул беркайчан да арзан булмый.

Кибеткә керүчеләргә сатучы-консультантлар Станислав Васильев, Мәхмүт Әгъләмҗанов, Александр Михайловлар хезмәт күрсәтә.

-Мин механик та булып торам. Без елга бер тапкыр курсларда булып, һөнәри осталыгыбызны арттырып кайтабыз. Биредә эшләүче һәр сатучы товарны биш бармагы сыман белергә, сатып алучыларга мәгълүмат бирергә дә тиеш, - ди Станислав. - "Штиль" пычкылары Германиядә җыела. Бездә алар өчен запас частьләр дә бик күп. Шуның өчен товар сайлаучыга дөрес юнәлеш тә бирә белү мөһим. Күп еллар безнең белән бергә булганнары өчен сатып алучыларга, кибет белән теләктәшлек итүче "Строй-Гарант", "Стройком" төзелеш оешмаларына, Вахитов исемендәге хуҗалыкка, Сәрдекбаш авыл җирлеге башлыгына, эшчәнлегебезне башлап җибәрүче инвесторыбыз, генераль директор Рөстәм Муратовка зур рәхмәтебезне җиткерәбез.

"Маяк" кибете сәгать 8.00дән сәгать 18.00гә кадәр, төшке ашсыз һәм ял көннәрсез эшли. Рәхим итегез!

Реклама хокукында

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk