Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Машинаны алып киткәннәр (сорау-җавап)

Октябрь башларында дәваханә капкасы янына якынлаша идем, аннан өлкән яшьтәге бер әбине култыклап, ир белән хатын чыгып киләләр. Икенче кулларына әбинең әйберләрен күтәргәннәр. Капкадан чыгулары булды: "Һай, кая безнең машина?" - дип туктап калдылар. Шул тирәдәгеләр биш минут элек кенә ЮХИДИнең эвакуаторы алып киткәнен әйттеләр. "Хәзер нишлик инде, әнине ничек...

Октябрь башларында дәваханә капкасы янына якынлаша идем, аннан өлкән яшьтәге бер әбине култыклап, ир белән хатын чыгып киләләр. Икенче кулларына әбинең әйберләрен күтәргәннәр. Капкадан чыгулары булды: "Һай, кая безнең машина?" - дип туктап калдылар. Шул тирәдәгеләр биш минут элек кенә ЮХИДИнең эвакуаторы алып киткәнен әйттеләр. "Хәзер нишлик инде, әнине ничек алып кайтыйк?" - дип, хатын-кыз елый ук башлады. "Машинаны куйганыма ярты сәгать тә булмады, әбине утыртырга якынрак булыр дип, буш урын булгач куйган идем, - диде ире, аптырап. - Сүз тыңлап, эштән сорап кына килгән идем, кайтасы җир дә ерак бит әле, нишләргә инде". Әбинең инвалидлык белешмәсе бар икән. Мондый очракларда нишләргә кирәк?
Кәүсәрия апагыз
Бу хатка район ЮХИДИ җитәкчесе вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Ранил Гыйниятуллин җавап бирде:
-Кукмараның Ворошилов урамындагы 25нче йорт янында инвалидларның транспортларын кую урыны булдырылган, 6.4 "Парковка" һәм 8.17 "Инвалиды" дигән билгеләр куелган. Бу тәртипне бозган, ягъни машинасын инвалидлар өчен билгеләнгән урынга куйган өчен 5000 сум күләмендә административ штраф каралган. Штраф салу турында карар чыгарылган көннән башлап, 20 көн эчендә яртысы гына - 2500 сум күләмендә түләнә.
Инвалидлар өчен билгеләнгән урынга куелган транспорт, "Инвалид" дигән билгесе юк икән, йөртүчесе булмаганда ул эвакуатор белән махсус штраф тукталышка алып кителә.
Әгәр машинаның йөртүчесе яки пассажиры инвалид булып та, машинада "Инвалид" дигән билге юк икән, шулай ук эвакуацияләнә, әмма гражданин инвалидлык турындагы документлар белән мөрәҗәгать итсә, аңа карата административ эш ачылмый, ә инде эвакуатор хезмәте өчен тулысынча түләргә туры киләчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев