Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Лубян көллияте студентлары Краснодардан җиңү белән кайтты (фото)

Краснодарда "Яшь һөнәрчеләр" (WorldSkills Russia) V милли чемпионатының финалы узды. Гомумкоманда зачетында Татарстан Республикасы командасы 2 урынны алды. Чемпионатта 109 компетентлык буенча көллият, техникумнарда һәм мәктәпләрдә белем алучы 1300дән артык егет-кыз катнашты. Аларның хезмәтләрен 1600 эксперт тикшерде. Лубян урман-техник көллиятенең 1 курс студентлары Станислав Козырев һәм Ульяна Селюниналар командасы "Ландшафт...

Краснодарда "Яшь һөнәрчеләр" (WorldSkills Russia) V милли чемпионатының финалы узды. Гомумкоманда зачетында Татарстан Республикасы командасы 2 урынны алды.

Чемпионатта 109 компетентлык буенча көллият, техникумнарда һәм мәктәпләрдә белем алучы 1300дән артык егет-кыз катнашты. Аларның хезмәтләрен 1600 эксперт тикшерде.

Лубян урман-техник көллиятенең 1 курс студентлары Станислав Козырев һәм Ульяна Селюниналар командасы "Ландшафт дизайны" компетентлыгы буенча бәйгедә 3 урынны алды. Алар Татарстан һәм Идел буе федераль округын тәкъдим итте. Чын күңелдән котлыйбыз!

фото Инстаграмнан алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев