Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Өлге китапханәсендә “Гаилә бәйрәме” узды

Өлге авылы китапханәсендә төрледән-төрле матур кичәләр уздырылып тора. Күбрәк эшне гаиләләр белән алып баруны максат итеп куйдым. Китапханә белән гаилә арасында үзара аңлашып, уртак максат белән эшләү тәрбия эшендә уңай нәтиҗәләрен бирә. Шул уңайдан китапханәдә "Тату гаиләмдә татар телендә сөйләшәм" дигән гаилә бәйрәме уздырдык. Бәйрәм "Туган тел" җыры белән башланып...

Өлге авылы китапханәсендә төрледән-төрле матур кичәләр уздырылып тора. Күбрәк эшне гаиләләр белән алып баруны максат итеп куйдым. Китапханә белән гаилә арасында үзара аңлашып, уртак максат белән эшләү тәрбия эшендә уңай нәтиҗәләрен бирә. Шул уңайдан китапханәдә "Тату гаиләмдә татар телендә сөйләшәм" дигән гаилә бәйрәме уздырдык. Бәйрәм "Туган тел" җыры белән башланып китте. Алып баручы Әдилә бәйрәмгә килгән барлык кунакларны гаилә бәйрәме белән котлады һәм һәрбер гаилә белән таныштырды. Бәйрәмдә дүрт гаилә катнашты: Саляховлар, Гариповлар, Сергеевлар, Шаякбәровлар. Викторина 12 турдан торды. Катнашкан гаиләләр үзләренең җитезлекләрен, зирәклекләрен, осталыкларын, булганлыкларын шушы конкурсларда күрсәттеләр. Кичә ахырында "Иң җитез гаилә", "Иң тапкыр гаилә", "Иң тырыш гаилә", "Иң зирәк гаилә" номинацияләре буенча җиңүчеләр билгеләнде, бүләкләр тапшырылды. Җырлы-биюле уеннар оештырылды. Бәйрәм бик күңелле үтте.

Гаилә - бала - китапханә арасында дуслык күпере мәңге яшәсен!

Альбина Салихова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев